Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида торак йортта булган шартлауда исән калган баланы хастаханәдән чыгардылар

Табиблар сабыйны яхшы тернәкләнә һәм тулысынча сәламәт булачак дип белдерә. 

news_top_970_100
Магнитогорскида торак йортта булган шартлауда исән калган баланы хастаханәдән чыгардылар
 Магнитогорскида шартлаган йорт хәрәбәләре астыннан исән килеш табылган Ваня Фокинны бүген Мәскәүдәге балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-эзләнү институтыннын чыгардылар. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән "АиФ" газетасы яза. 

НИИ президенты Леонид Рошаль, сабыйны мондый халәттә күрә алуны бәхет, диде. 


"Аның чын, сәламәт, көчле кеше булып үсәчәгенә өметләнәбез", - диде Рошаль. 

Шушы көннәрдә бер яшен тутырачак Ваняга махсус реабилитация таләп ителми дип белдерде табиблар. Малайның сөякләре ялганган һәм ул яхшы тернәкләнеп килә. 

31 декабрьдә газ шартлау нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булды. Шартлау бер подъезды тулысынча җимерде. Фаҗига көнкүреш газ шартлау сәбәпле килеп чыкты. 

11 айлык Ваняны хәрабәләр астыннан табып алдылар. Ул көчле салкында 30 сәгатьтән артык яткан. Гыйнвар уртасында сабыйны реанимациядән гадәти палатага күчерделәр. Табиблар баланың аягын саклап кала алды

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100