Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләре астыннан чыгарылган сабый аңына килгән

Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләре астыннан чыгарылган сабый аңына килгән

news_top_970_100
Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләре астыннан чыгарылган сабый аңына килгән
Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләре астыннан чыгарылган 11 айлык Ваня бүген аңына килгән. Бу хакта Вести.ру хәбәр итә. 

Ваняны коткаручылар фаҗигадән соң 30 сәгать үткәч елавын ишетеп табып алганнар иде. Табиблар, баланы тикшергәннән соң, баш мие җәрәхәтләнгән, күп урыннары сынган, аяклары-куллары нык өшегән, бөер эшчәнлеге бозылган дигән диагнозлар куйды. Сабыйны кичекмәстән Мәскәүнең әйдәп баручы клиникасына җибәрделәр, аны биредә илнең иң яхшы табиблары карый. 

Кичә аның хәле әйбәтләнә дигән хәбәр булды. 

Бүген исә Ваняның хәле тагын да яхшырган. "Бала үзенә дәшкәнгә җавап бирә, әнисе белән сөйләшә башлады", - дип сөйләгән ТАССка Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Хәзерге вакытта аның бөер эшчәнлеге инде нормальләшкән. Тик менә өшегән аягын саклап кала алачаклары әлегә билгеле түгел.

Кечкенә Ваняның әнисе дә, әтисе дә, абыйсы да исән. Фаҗига булган көнне әтиләре эштә булган. Әнисе Ольга олы баласы белән диванда йоклаган, ә Ваня балалар караватында яткан. Шартлаудан соң Ольга белән бала яткан диван аска төшеп киткән, ә Ваня үз караватында хәрабәләрдә өстәрәк калган. Ольга баласы белән хәрабәләрдән чыга алган. Ваняның исән калуын коткаручылар баланың җылы киенгән булуы һәм каркас кебек караватта ятуы белән аңлаталар. Бәбиен коткаручыларга Ольга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100