news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида хәрабәләрдән коткарылган 11 айлык бала терелә

Магнитогорскида хәрабәләрдән коткарылган 11 айлык бала терелә

news_top
Магнитогорскида хәрабәләрдән коткарылган 11 айлык бала терелә
Мәскәүдәге Рошаль исемендәге балалар клиникасыннан яхшы хәбәр - Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән коткарылган 11 айлык Ваня терелә, ул ясалма сулыш алдыру аппаратыннан өзелгән, хәзер үзе сулый башлаган. Аның хәле стабиль дип бәяләнә, дип яза Лайф

- Узган тәүлектә бала үзе сулыш ала башлады, аңа кислород бирелә, - дип хәбәр иткән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы.

11 айлык Ваня 1 гыйнвар көнне табылган иде. Коткаручылар аны елау тавышы буенча эзләп тапты. Ваняны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә җибәрделәр, анда ул әйдәп баручы клиникада дәвалана. 2 гыйнвар көнне малай янына министр Вероника Скворцова килде. Малайның башы җәрәхәтләнгән булса да, баш миенә зыян килмәгән. Министры моны бәхет дип атады.

Кечкенә Ваняның әнисе дә, әтисе дә, абыйсы да исән. Фаҗига булган көнне әтиләре эштә булган. Әнисе Ольга олы баласы белән диванда йоклаган, ә Ваня балалар караватында булган. Шартлаудан соң Ольга белән бала яткан диван аска төшеп киткән, ә Ваня үз караватында хәрабәләрдә өстәрәк калган. Ольга баласы белән хәрабәләрдән чыга алган. Ваняның исән калуын коткаручылар баланың җылы киенгән булуы һәм каркас кебек караватта ятуы белән аңлаталар. Бәбиен коткаручыларга Ольга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар