news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Магнитогорск пранкерлары коронавирус турында шаяртып, шәһәрне аякка бастырган

Кешеләр әйтүенчә, бу шаярту пранкерлар өчен эзсез генә узмаячак.

news_top
Магнитогорск пранкерлары коронавирус турында шаяртып, шәһәрне аякка бастырган

Магнитогорскида пранкерлар Кытайдагы коронавирус белән бәйле уен оештырып, шәһәр халыкны алдаган. Социаль челтәрләрдә пәйда булган фотода күренгәнчә, саклагыч костюмнар кигән кешеләр медицина битлегендәге кешене алып китә. Бу вакыйга шәһәрдәге «Гаилә паркы» сәүдә үзәге янында бара. Бу хакта «УралПолит» сайты яза.

Соңыннан Instagramда барлыкка килгән роликта ике ир-ат егылып яткан кеше янына килеп аны алып китә. Алар икесе дә саклагыч костюм кигән.

Магнитогорск халкы бу роликтан курыккан, тик соңыннан хәлне аңлап пранкерларны сүгә башлаган. Кешеләр әйтүенчә, бу шаярту пранкерлар өчен эзсез генә узмаячак. Кытайда кешеләр вафат булганда, болай шаярту — әдәпсезлек, диләр алар.

«Дөньядагы хәлләргә бәйле рәвештә, бу пранкны игътибарсыз калдырмаячаклар. Җүләр дә инде сез», — дип кисәтәләр шаяртучыларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар