Бу хакта Зариф Казахстанда ишетте. Баҗасы Фатих тәфсилләп аңлатты барысы турында да табын артында утырганда. И шуннан соң бөтенләй икенче кеше булып кайтты чит илдән безнең Зарифыбыз.
Моңа кадәр башкалардан аерылып торган җире юк иде аның. Армиядән соң Казанга килеп, төзелешкә эшкә урнашты. Тулай торактагы кысан гына бер бүлмәдә Актаныш малае белән бергә яши башлады. Алар 5 егет 1 эшкуарның кул астында фатирлар ремонтлап йөрделәр. Фырт кына киенеп куйды ул, өйдәгеләргә, кайткан саен, мулдан күчтәнәчләр ташыды. Җитә иде ялгыз башына, зарланырлык булмады.
Әнә Зәйнәп бутады аның тормышын. Зәйнәп тә – авыл баласы, Казанга бәхет эзләргә килгән булган. Ни нәрсәдер инде, бар авылларның егет-кызлары Казанга тартылалар. Аларга әзерләп куйганнар монда дип уйлыйлармы?
Шуннан шул инде, тулай торакның беренче катында оештырылган дискотекада Зәйнәп тәки башын әйләндерде егетнең. Парлашып йөрүләр башланды, азагы өйләнешү белән тәмамланды. Ә гаилә тормышы башланса, хәлләр кискен үзгәрә икән ул.
Беренче эш итеп, яшьләр аерым фатирга яшәргә күчтеләр. Ай саен фатир хуҗасына шактый акча түләргә туры килде. Уртак тормыш булгач, тегесе кирәк, монысы кирәк икән. Икәүләп эшләсәләр дә, кулга кергән акчаларны тартып-сузып кына җиткерә алдылар. Шуңа өстәп, Зәйнәп күзгә күренеп тулылана башлады. Хатыны бала кочаклап өйдә утыра башласа, нихәл итәрләр? Яшәр почмаклары юк, ипотека турында уйлыйсы да түгел. Тәмам көрчеккә килеп терәләчәкләр, тагын чемоданнарын йөкләп, кирегә авылга кайтып китәргә туры килерме икәнни?
Нәсел дәвамчысы якты дөньяга килгәнче, хатыны декретка чыккач, баҗаларны барып күрергә булдылар алар. Әле тагын кайчан андый мөмкинлек булачак, ди...
Чит ил саналса да, Казахстан кул астында гына. Документлар алыштырып булашасы түгел, поездга утыр да чык та кит. Баҗасы гел «Астанада торабыз» дип сөйләсә дә, шәһәр читендәге бер кышлакта, саман өйдә көн итәләр икән туганнар. Мактанырлык җирләре юк, кем әйтмешли. Әмма баҗасының күңеле күтәренке иде:
– Барысы да вакытлыча, бераз гына түзәсе. Бу урында тиздән 2 катлы коттедж калкып чыгачак, әнә теге төшкә җимеш-җиләк бакчасы планлаштырылган. Күз алдыңа китерәсеңме, иртән торып, алма, хөрмә агачлары арасына барып керәм, алтындай ялтыраган апельсин өзеп алып шатырдатып кимерәм. Витамин керә ашказанга, чиста продукт. Мин үзем, ризык табигый булырга тиеш, дигән фикердәмен, бер мыскал химия кертмәячәкмен бакчага. Ә уң якта – гараж. «Тойота» өчен. Мин үзем япон машиналарын хөрмәт итәм. 1-2 елдан кил син, Зариф, барысын үз күзләрең белән күрерсең, үз кулларың белән капшап карарсың, әйе...
Тәбәнәк кенә түшәмле, балчык исе килеп торган бүлмәдә җан асрап та, баҗасының шундый бай хыяллар белән яшәве әкияткә тиң иде. Тарихта юлбашчыбыз Ленинның коммунизм турында сөйләгәне төслерәк. Алдындагы тулы чәркә турында вакытлыча онытып торды Зариф.
– Бу син сөйләгәннәрне тормышка ашырырга бик күп акчалар кирәк булачак бит, баҗа. Төзү материаллары кыйммәт, кемнәрнедер ялларга туры киләчәк. Бакча үзе генә ни тора!
– Акчасы булыр, – дип эредән чиерттерде кызарып чыккан баҗасы, терсәкләрен өстәлгә терәп. – Әфсенен беләм мин акча табу юлларының. Шуның өстендә ныклап эшли башладым да инде.
– Нәрсә, шундый акчалы эшкә урнаштыңмы, баҗа? – дип ах итте Зариф. Көнләшүдән күкрәк тирәсе чәнчеп-чәнчеп куйды аның. Кемгәдер фарт килә бит, шайтан алгыры. Ни гаҗәп, аның сүзләрен баҗасы көлкегә алды:
– Гы-гы-гы, ну әйтеп куясың син, – дип башын уңга-сулга селкеде. – Менә әйт әле: эшләп баеп буламы?
– Ну, Себердә, җәһәннәм читендә, җайлы эшкә урнашсаң... 80-90 мең төшә дип тә сөйлиләр, – дип уратты Зариф. Баҗасының тел төбен һаман аңламый иде әле ул.
– Сиксән...туксан… – дип авызын кыйшайтты хуҗа. – Андый акчаларны ничә ел эшләргә кирәк мин сурәтләгән тормышта яшәү өчен. Менә әйт әле син миңа, нинди акча эшләү юлларын беләсең син?
– Ну тагы лотереяга отарга була, чит илдә берәр бай кардәшең мал-мөлкәтен сиңа васыять итсә, җир казыганда хәзинәгә тап булсаң, – дип бармакларын бөгә-бөгә исәпләп китте Зариф.
– Их син, бар хәзинәләрне безгә кадәр казып алганнар инде, лотереясы – бары кеше алдау. Ә чит илдә ничә миллионер туганың яши синең?
– Берәү дә юк шул, – дип авыр сулады Зариф.
Шунда алар өстәл артыннан торып, урамга тәмәке тартырга чыгып бастылар. Аулакта баҗасы ышанычлы акча табу серен ачты да инде Зарифка. Уянып киткәндәй булды ул ишеткәннәреннән. Моңа кадәр гафләт йокысында булган бит ул. Алданрак белгән булса, бераз тырышлык салса, бүгенге көндә Гани бай булып яшәр иде.
Кунак кадере – 3 көн, ди. Озак тормады кунаклар. Зариф хатынын кайтырга ашыктырды. Кайткан көннең иртәгәсен, хатынына сиздерми генә, өйдә булган бар акчаларны кесәсенә салды да китап кибетенә юнәлде. Каранып йөри торгач, эзләп тапты күңеле тартылганын. Менә кайда халыкның гасырлар буена җыйган акылы, зирәклеге! Калтыранган куллары белән кадерле китапларның битләрен ачкалады ул, аеруча ошаганнарын бер читкә җыя барды. «Как стать богатым?», «Как привлечь большие деньги?», «Секреты психологии денег», «Золотой ключ богатства»… Шундыйрак исемдәге китаплар игътибарын җәлеп итте Зарифның. Бу китапларның тышыннан ук байлык, акча, уңыш нурлары тарала иде. Хаклары да ярыйсы икән – өчәр йөз дә, дүртәр йөз. 2-3 китапка гына җитте Зарифның булган акчалары.
Алтын кош тоткандай шатланып кайтып керде ул өенә. Зәйнәбе кайдадыр чыккан иде. Ир, минутын да бушка уздырмаска булып, кулларын сабынлап юды да, аяк бөкләп, диванга укырга утырды. Кайткан хатынын да искәрмәде ул, шундый акыллы фикерләр яулап алган иде аның бар фигылен.
– Ипигә чыгып керим, дигән идем. Комодтагы акчалар кайда булган? – дип, Зәйнәп хыял болытларыннан җиргә төшәргә мәҗбүр итте Зарифны. Алдан җавап уйламаган ир ык-мык итте.
– Ипи дип, ни, әнә әйтелгән китапта: «Не хлебом единым жив человек...» Файдалы китаплар да укырга кирәк, кара әле нинди яхшы белешмәләр кулга төшердем мин.
Пыр тузды Зәйнәп иренең юләрлегенә. Һавадагы торнага ышанып ач утырсын әле бүгенге көндә... Түзде хатынының пырдымсызлыгына ир, алдагы матур тормыш рух ныклыгы бирде аңа, йөрәген җилкетте, ризык булды бетәшкән гәүдәсенә.
Яңадан-яңа китаплар ташыды ул, төн йокламый, компьютер каршында утырды. Анда да чутсыз икән бар кешеләрне бай итәргә тырышкан адәмнәр. Тагын шунысы – бу чир йогышлы булып чыкты. Зәйнәбе тиргәште-тиргәште дә кулына алып карады бер матур тышлысын. Шул көннән башлап, ирле-хатынлы узышмактан парлашып укый башладылар, гел өйгә китаплар ташыдылар. Яңа туган сабыйга сөт алыргамы, әллә китапка өстенлек бирергәме, дигәндә, Зәйнәп, ике уйлап тормый, китапны сайлый иде.
Ярты балкон тулды ялтыр тышлы хикмәтле китаплар белән. Зариф белән Зәйнәп укып кына калмадылар. Китапны укып, икенче көн эчтәлеген онытсаң, кайдан килсен сиңа акчалар? Бары һәр кушканнарны үтәп, бер көн калдырмый акчага табынып яшәсәң генә килә, имеш, байлык. Нәрсәгә өйрәтәләр иде соң бу акыллы китаплар? Күбесе сораудан башлыйлар иде. Нигә кешеләргә акча килми, ни сәбәпле? Баксаң, акчаны яратырга белмиләр адәм балалары. Адым саен акча юклыктан зарланалар, һәр тиеннәрен кысып-кымтып тоталар, ниндидер түләүләр килсә – йөзләре бозыла. Ә син «акчам күп» дип хис ит, кыйммәтле әйберләр ал, мәсәлән, чәйнең арзанлысын түгел, иң кыйммәт кабын сайла, түләүләр килсә – шатлан. Гомумән, йөз җыерып йөрү гөнаһ икән, гел елмай, гел шатлан, барысына рәхмәт әйт.
Китап кушканнарны үтәргә тырыштылар ир белән хатын. Мәсәлән, кысан автобуста центнер тарткан бер апасы Зарифның аягын изә баскан иде, ирексездән авызы ерылды ирнең, чүт рәхмәт әйтүдән тыелып калды. Өйдә дә бер-берсенең күзгә ташланган җитешсезлеген йомшак мөгамәләдә хәл итәргә өйрәнделәр алар. Зариф яңгырлы көнне пычрак ботинкаларын салмый, онытылып, аш бүлмәсенә үтә, ди. Шунда торган Зәйнәп бар тешләрен күрсәтеп елмая башта, соңыннан йомшак тавыш белән генә:
– Иркәм, пычрак аяк киемнәреңне салып куясыңмы әллә? Хәер, саласың килмәсә, йөр шулай. Мин рәхәтләнеп сөртеп алырмын идәннәрне, – ди.
Әгәр син, гел уңышлар юлдаш булсын, ишелеп акчалар килсен, дисәң, гел шатланырга тиешсең икән ләбаса! Хәер, төрле китапларда төрлечә өйрәтәләр иде рәхәт тормышка чыгу юлларын.
Башта акчалар китапларга гына китте. Соңыннан компьютер аша башка юллар барлыгын ачыкладылар алар. Үз шәһәрләрендә, Казанда да җитәрлек икән башлы кешеләр. Ниндидер программаны 40 меңгә сатып алсаң, бөтенләй җиңелләшә акча табу юллары. Соңыннан ай саен 2 мең түләп кенә барасы. Программадагы операторга ияреп, ниндидер җөмләләрне башың әйләнгәнче кабатлыйсың да нәтиҗәсен көтәсе генә кала. Йөз процент гарантия!
Елдан артыкка сузылды акча эзләү. Ни гаҗәп, әллә килештермәде «югары көчләр» Зариф белән Зәйнәпнең шөгыльләрен, әллә берәр ялгышлык җибәрделәр – кирегә сукалады сихерләре. Акча килергә ашыкмады, ну, шактый расхудка сугылдылар. Кредит алып, акчаларны шуңа тотып бетерделәр. Бервакыт баҗасыннан телеграмма килеп төште.
– Зариф, Зәйнәп, юк белән баш катырмагыз! Файдасы юк магияларының, – дип аңлатып язган иде Фатих.
Бу чакта Зарифның да күңеленә шик кергән иде инде. Бары, Зәйнәбенең күңелен төшермәс өчен, ышанган төсле кыланып йөрде.
Шулай инде, гади халыкка бик ярдәм итмиләр андый сихерләр. Әнә олигархлар дөрес тылсымнарын тапканнардыр, акча аларга агылып керә. Ә безгә ипекәйгә дигән акчаны да кара тирләр түгеп эшләп табасы...