news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министры укытучыларга бюрократик йөкләнеш кимү турында әйтте

news_top

Укытучыларга йөкләнгән бюрократик эшне киметү дәвам итә. Бу хакта Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Анзор Музаев премьер-министр Михаил Мишустин белән очрашуда хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Сез биргән иң катлаулы һәм җаваплы эш бюрократик йөкләнешне киметү белән бәйледер. Бу эш моннан 2 ел элек башланды, ул туктамый, нон-стоп режимында без ведомстволар белән бергә бу юнәлештә эшләдек», – диде ул.

Мәгариф министрлыгы педагогларның эш сәгате нормаларын билгеләде. Музаев сүзләренчә, Россия педагоглары тутырырга тиешле документлар саны 25 тапкырга кимегән.

Мишустин әйтүенчә, укытучыларның укучыларга белем бирүгә караганда формулярларны тутыруга күбрәк вакыт сарыф итүе – мәгънәсезлек.

Март ахырында премьер-министр әйтеп узганча, Хөкүмәт балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә педагогларга бюрократик йөкләнешне киметте. Аның сүзләренчә, аларга хәзер төрле инстанцияләр өчен күпсанлы кәгазьләр тутырырга кирәкми, бары 5 мәҗбүри документ кына калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 7 август 2025
    Исемсез
    Кеше көлкесе
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар