news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министры: Гаджетлар мәктәп укучыларына укырга комачаулый

news_top

Гаджетлар мәктәп укучыларына укырга комачаулый, дип белдерде Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов. Бу хакта РИА Новости яза.

Кравцов искәрткәнчә, РФ Мәгариф министрлыгы 16 яшькә кадәрге укучыларга гаджетларны актив кулланмаска киңәш итә.

«Гаджетлар мәктәп укучыларына укырга комачаулый. Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: хаталар ясамагыз. 3-4 яшьтәге балага туган көненә кәрәзле телефон яисә гаджет бүләк итсәң, ул моңа бик нык шат булачак. Аннары исә шактый начар күренешләр күзәтелә башлый – бала виртуаль дөньяга чумып, уеннар белән утыра, аның төп психологик функцияләре формалашмый», – диде министр сыйныф җитәкчеләре форумы барышындагы туры эфирда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар