Мәгариф министрлыгында балаларның гаджетларда утыру вакытын чикләргә тәкъдим иттеләр
Россия Мәгариф министрлыгы балаларның гаджетлар куллануын чикләү турында тәкъдимнәр әзерләгән. Белгечләр, баланың яшенә карап, экран алдында утыру вакытын чикләргә тәкъдим итә. Бу хакта министрлык хатына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Документ нигезендә, Россия Мәгариф министрлыгы цифрлы технологияләр куллануны баланың яшенә карап чикләргә киңәш итә. Мәсәлән, 2-3 яшькә кадәрге балалар өчен гаджетлар куллануны бөтенләй тыярга, аларны хәрәкәтле уеннар, иҗат һәм гаилә белән аралашу кебек традицион тәрбия формалары белән алыштырырга тәкъдим ителә.
2-3 яшьлек балалар өчен гаджетларда утыру вакыты көненә 20 минуттан артмаска тиеш. 3-7 яшьлек балалар көненә бер сәгать, 7-11 яшьлекләр сәгать ярым, ә 11-16 яшьлек үсмерләр көненә ике сәгать кенә утырырга тиеш.
Документта әйтелгәнчә, экран алдында утыру вакытын физик активлык белән чиратлаштыру, баланың гәүдә торышын, шулай ук аның күзләренә һәм колакларына йөкләнешне контрольдә тоту мөһим.