news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министрлыгы мәктәптә МАХ мессенджерын куллану турында аңлатты

news_top

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә кертеләчәк яңа МАХ мессенджеры турында ата-аналардан сораулар килә башлаган. Түрәләр бу хакта аңлатма бирде, дип яза «Челнинские известия».

1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатлары МАХ илкүләм мессенджерына күчәргә тиеш. Министрлыкта аңлатуларынча, әлеге мессенджер, чит ил аналогларыннан аермалы буларак, балаларның шәхси мәгълүматларын яхшырак саклый. Моннан тыш, бу платформада балалар өчен зыянлы контент юк.

«МАХ гади һәм аңлаешлы, аны куллану өчен бернинди махсус белемнәр дә кирәкми», - диделәр ведомствода. Шул ук вакытта мессенджерны куллану ирекле, дип ассызыклана. Әгәр ата-аналарның МАХ мессенджерын урнаштыру мөмкинлеге булмаса, барлык мөһим мәгълүматны мәктәптә алырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерик, яңа кагыйдәләр нигезендә, дәүләт белем бирү йортлары язышу өчен бары тик үзебезнең ил мессенджерларын гына куллана ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар