news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә 12 ел укыту турында тәкъдимне шәрехләде

news_top

Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә уку вакытын 12 елга кадәр арттыру һәм укытуны 6 яшьтән башлау турындагы тәкъдимне шәрехләде. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

11 елга исәпләнгән мәктәп программасы уку материалларын нәтиҗәле үзләштерүне тәэмин итә. Теләсә нинди үзгәрешләрне бәяләргә һәм куркынычлары белән өстенлекләрен ачыкларга кирәк, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

«Бүген Россиядә мәгариф системасы төрле яшьтәге укучыларга уку материалларын нәтиҗәле үзләштерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Уку программалары укучыларның яшенә туры килерлек итеп кенә түгел, ә һәр баланың үсеш үзенчәлекләрен дә исәпкә алып төзелгән», – диелә хәбәрдә.

Мәгариф министрлыгы, уку йөкләнешен киметү өчен, яңа кагыйдәләр кертте: контроль эшләре уку вакытының 10 проценттан артык өлешен алмаска тиеш, ә өй эшләренә хәзер Роспотребнадзор белән килешү буенча катгый регламентланган сроклар бирелә. Шулай ук барлык предметлар өчен дә дәрес буенча планлаштыру эшләнде. Әлеге чаралар уку процессын яшькә һәм белем бирү программасына карап баланслауга юнәлдерелгән.

Моннан тыш, мәгариф өлкәсендә теләсә нинди яңа инициативаны тәкъдим иткәнче, экспертлар, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар фикерен дә исәпкә алырга кирәк, диелә.

Исегезгә төшерәбез: Иҗтимагый палата секретаре урынбасары Владислав Гриб мәктәпләрдә уку вакытын 11 елдан 12 елга кадәр арттырырга, ә укуны 6 яшьтән башларга кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, мәктәп программасы катлаулана, һәм балалар күбрәк мәгълүмат өйрәнергә мәҗбүр була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар