news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен 30 төрле расписание вариантын әзерләгән

news_top
Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен 30 төрле расписание вариантын әзерләгән

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен киләсе уку елына расписаниенең берничә вариантын эшләгән. Тәкъдимнәр белем бирү йөкләнешен оптимальләштерү өчен әзерләнде, диләр ведомство матбугат хезмәтендә. Бу хакта «Республика Татарстан» яза.

Мәктәпләр үзләренә туры килгән вариантларны куллана һәм аларны бердәм федераль таләпләр кысаларында җайлаштыра алачак. Вариантлар Роспотребнадзор белән килештерелгән һәм төбәкләргә юлланган.

Мәсәлән, башлангыч сыйныф (1-4 нче сыйныфлар) укучылары өчен – 5, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен – 6, 10-11 нче сыйныф укучылары өчен 19 расписание варианты эшләнгән.

«Һәр вариант гамәлдәге санитария нормалары нигезендә төп уку курсларын да, дәрестән тыш эшчәнлек дәресләрен дә бүлү мисалларын күздә тота», – диләр Мәгариф министрлыгында.

Расписаниеләрнең барлык вариантларында 1 нче дәрес «Мөһим әйберләр турында сөйләшү» («Разговоры о важном») дәресләренә бирелгән. Шулай ук пәнҗешәмбе көннәрендә 6-11 нче сыйныфларда «Россия – минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар