Мәгариф министрлыгы көзге каникулларны 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш итә
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә көзге каникулларны 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр уздырырга киңәш итте. Бу хакта министрлыкка сылтама белән РИА Новости яза.
Каникуллардан соң мәктәп укучыларын өстәмә ял көне көтә. 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уздырыла.
Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, мәктәпләр календарь укыту графигын төзегәндә ведомство тәкъдим иткән расписаниедән файдаланырга яки аның нигезендә үзенекен эшләргә мөмкин. Шул ук вакытта мәгариф оешмалары төбәк һәм этномәдәни традицияләрне, шулай ук планлаштырылган чараларны өйрәнергә тиеш.