Россия Мәгариф министрлыгы департаменты башлыгы Олег Чурилов авариядә һәлак булган. Аны Мәскәүдә машина таптаган. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.
Технологик эшмәкәрлек һәм технологияләр трансферы үсеше департаменты башлыгы Олег Чуриловка 51 яшь булган, дип яза «Татар-информ».
Россия Мәгариф министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, фаҗига 12 декабрьдә булган. Чуриловны, талантлы җитәкче, ышанычлы иптәш һәм остаз, дип искә алалар. Министрлык мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.