Мәгариф министры Илсур Һадиуллин белән очрашу: Укытучылар җитми, татар мәктәпләре ябылган
Казандагы һөнәри әзерлек үзәгендә Татарстанда мәгариф һәм фән темасын яктырткан XI «Иң яхшы эш!» журналист эшләре бәйгесенә йомгак ясалды. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистларны борчыган сорауларга җавап бирде. Министр белән очрашуда «Интертат» хәбәрчесе дә булып кайтты.
Татарстан федераль исемлеккә кертү өчен 26 яңа буын татар теле дәреслеген әзерләгән
Россия Мәгариф министрлыгына, федераль исемлеккә кертү өчен, узган елның августында Татарстан татар теле һәм әдәбияты буенча 26 яңа буын дәреслеген җибәргән.
– Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан 86 укыту-методик комплект федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. 2024 елның августында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына Татарстан Республикасының «Татарстан китап нәшрияты», «Мәгариф-Вакыт» нәшрияты», «Татармультфильм», шулай ук «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе эшләгән яңа буын 26 дәреслек җибәрелде.
2022 елның сентябреннән мәктәпләрдә яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары гамәлгә керде. Алар республикаларның дәүләт телләрен һәм Россия халыкларының туган телләрен өйрәнүне күздә тота. Яңартылган стандартлар буенча туган тел һәм әдәбият – мәктәптә өйрәнү өчен мәҗбүри фәннәр. Ата-аналар рус телен яки башка телләрдән – Россия халыклары телләре арасыннан – берсен туган тел итеп сайлый ала.
Россия Президенты Владимир Путинның 2026 елда рус теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләрнең бердәм линейкасын эшләү буенча йөкләмәсе бар. Россия халыкларының туган телләренә кагылышлы йөкләмә дә бар. Анда дәреслекләрнең бердәм линейкасы турында әйтелә. Бездә өч юнәлеш бар – татар мәктәпләрендә татар балалары һәм рус мәктәпләрендәге татар балалары өчен дәреслекләр, дәүләт теле буларак татар теле дәреслеге.
Моннан тыш, Россиядә 2025 елның 1 июненә кадәр дәүләт тел сәясәте нигезләре проекты эшләнергә тиеш. Бу чара шулай ук РФ Президенты йөкләмәләре исемлегенә керә.
«Туган тел» дигән төшенчә хәзер үзгәртеләчәк: ул «Россия төбәгендә яшәүче халыкларның теле» дип үзгәртелә. Алга таба ничек булыр?
Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты вәкилләре белән эш алып барабыз, алар да бу мәсьәлә буенча белеп бетерми. Өйрәнәләр. Дәреслекләр буенча куркырлык әйбер юк. Документта гражданнарның туган телдә белем алу хокукы, туган телләрне барлык дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеге, Россия халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру, туган телләрдә фәнне үстерү, республикаларның дәүләт телләрен тормышның барлык өлкәләрендә куллану һичшиксез исәпкә алынырга тиеш.
Иң мөһиме – телләрне саклап калу. Бездә 84 чуваш, 20 удмурт, 16 мари, 3 мордва, 1 иврит мәктәпләре бар. Балаларның 26 проценты татар телендә белем ала. Тәрбия классларын исәпкә алсак, бу сан – 54 процент тәшкил итә. Татар телен туган тел буларак 63,5 процент бала укый. Рус телен теле туган тел буларак сайлаганнар – 35,3 процент, – дип искәртте министр.
Татарстанда 3 ел эчендә татар телендә белем бирүче 19 мәктәпне япканнар
Татарстанда 2024 елда татар телендә белем бирүче мәктәпләр саны 591гә калган. Бу – 2023 ел белән чагыштырганда 9 оешмага кимрәк һәм 2022 ел белән чагыштырганда 19 мәктәпкә кимрәк. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Ел саен министрлык мәгариф оешмалары челтәренең торышы мониторингын үткәрә. Чыннан да, татар телендә укыту һәм тәрбия бирү мәктәпләре саны кими бара. 2022 елда алар – 610 иде, 2023 елда – 600. Аларның юкка чыгуының сәбәбе – мәктәп яшендәге балаларның кимүе яки булмавы», – диелә хәбәрдә.
Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлык ябылган мәктәпләр кечкенә авылларда урнашкан булган, һәм соңгы елларда анда укучылар саны 10нан да кимрәк, ә кайдадыр нибары 3-4 укучы гына калган булган.
«Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә милли мәктәпләр саны кимеми. Мәктәпләр саны авылларның торышын да күрсәтә. Яшьләрне авыл җиренә җәлеп итү буенча эш алып бару кирәк», – диелә хәбәрдә.
«Татар телен укытуда барысы да әйбәт, гел алга барабыз, дип әйтеп булмый»
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту мәсьәләсе турында сөйләде.
– Татар телен укытуда барысы да әйбәт, гел алга барабыз, дип әйтеп булмый. Үз-үзебезне мактап утырганнан берни дә үзгәрми. Проблемалар җитәрлек, шуңа карамастан, без бу эшне алып барабыз. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 28 төбәк белән килешү төзегән, шуларның 24ендә – татар теле һәм әдәбияты мәктәпләрдә укыту планы кысаларында алып барыла.
Россиянең 15 субъектындагы мәктәпләрдә татар теле факультатив дәресләр рәвешендә укытыла. 19 төбәктә татар теле түгәрәк эшчәнлеге кысаларында алып барыла. Россия субъектларының мәгариф оешмаларында меңгә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли.
Исәпләүләр буенча, төбәкләрдә 170 меңнән артык бала татар теле һәм әдәбияты фәнен укый. Моннан тыш, татар иҗтимагый оешмалары, милли-мәдәни автономияләр субъектларында татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре бар.
Мәгариф өлкәсендә көнүзәк мәсьәләнең берсе булып укытучылар әзерләү, аларның белемен күтәрү тора. Узган ел республика бюджеты хисабына төбәкләрдә төрле фәннәрне укыткан 35 укытучы татар теле һәм әдәбияты белгечлеген алды. Моннан тыш, ел саен төбәкләрдәге 50 татар теле укытучысы республикабыз бюджеты хисабына белемен күтәрә. Мәгарифне үстерү институты белән берлектә белем оешмалары җитәкчеләре, укытучылар өчен ай саен методик вебинарлар үткәрелә.
Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен биреп торабыз. 2024 елда федераль исемлеккә 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре кертелде, һәм алар Россиянең барлык мәгариф оешмаларында легитим. Министрлык ел саен төбәк мәктәпләрен укыту-методик әдәбият белән республика акчалары исәбеннән тәэмин итә. Узган елда гына да субъектларга 8 млн сумлык 17 740 дәреслек тапшырылды. Бер-беребезне сакламасак, якламасак, ярдәм итмәсәк, моңа ирешүе авыр булыр иде.
Каюм Насыйри институтының татар мәгариф-мәдәният үзәкләре челтәре нәтиҗәле эшли. Казан федераль университеты галимнәре әлеге филиаллар белән элемтәдә тора, методик ярдәм күрсәтелә, уртак чаралар үткәрелә. Бүгенге көндә чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Каюм Насыйри исемендәге 15 үзәк уңышлы эшли, – диде ул.
Татарстанда 2 мең укытучы һәм 1 меңнән артык тәрбияче җитми
Татарстанның мәгариф һәм фән министры республика мәктәпләрендә 2 мең укытучы, балалар бакчаларында 1 меңнән артык тәрбияче җитмәвен әйтте.
– Барыннан да бигрәк математика (344 педагог), рус теле (334), башлангыч сыйныфлар (310), чит тел (180), физика (124), тарих (94), информатика (86) һәм химия (77) укытучылары кирәк. Укытучыларга ихтыяҗ Казанда һәм Чаллыда, Түбән Кама, Биектау, Лаеш һәм Әлмәт районнарында зур.
Узган ел Татарстан мәктәпләренә 1 меңгә якын яшь укытучы эшкә килде. Әмма мәгариф оешмасында 1 ел эшләгәннән соң, мондый белгечләрнең 23 проценты китеп бара, 3 ел эшләгәннән соң – 30 проценттан артык белгеч эшеннән китә. Бу саннар безне шатландырмый, шуңа күрә бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.
Яшь укытучыларга ярдәм итүнең аерым программасы булырга тиеш, безнең бу хакта әйткәнебез булды. Алар эш урыннарыннан бер дә китмичә эшләсен өчен, законны үзгәртергә кирәк. Әгәр студентлар республика югары уку йортларында бюджет хисабына белем алсалар, димәк, берничә ел республиканың мәгариф учреждениеләрендә эшләргә тиешләр. Элек шулай иде бит.
Әгәр бу тәҗрибәне кире кайтармасалар, проблема хәл ителмәячәк. 3 ел дәвамында булса да алар мәгариф системасында эшләргә тиеш. Ул вакытта алар эш урыннарында калырлар иде, чөнки укыту һәм тәрбия процессына җәлеп итү – үзе бер кызыклы процесс.
Республиканың белем бирү оешмасына эшкә урнашкач, яшь укытучылар 3 ел дәвамында 3,5 мең сумнан артык өстәмә түләү ала. Бу – зур сумма түгел. Алар ким дигәндә 7,5 мең – 10 мең сум алырга тиеш. Бу мәсьәлә буенча фикер алышабыз. Татарстан мәгариф системасында 76 меңнән артык педагог эшли, шул исәптән 32 меңнән артык мәктәп укытучысы, – диде Илсур Һадиуллин.
«Татарстан мәктәпләрендә 3 меңнән артык мигрант баласы белем ала»
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры республика мәктәпләрендә 3 меңнән артык мигрант балаларының белем алуын әйтте.
– Барыннан да бигрәк алар Казанда, Чаллыда белем ала. Күпчелеге, 85 проценттан артыгы, рус телен яхшы белә. Калган балалар белән рус теле һәм әдәбияты укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, сыйныф җитәкчеләре рус телен укыту буенча өстәмә дәресләр үткәрделәр. Бу процесс әле дәвам итәчәк.
1нче сыйныфка укырга кабул итү өчен, мигрант балаларына рус телен белү-белмәүгә тестлар үткәрәчәкләр. Бу – 1 апрельдән гамәлгә керәчәк, федераль закон таләпләре шундый. Бөтен Россия буенча тест тапшыру механизмын РФ Мәгариф министрлыгы эшләячәк, ә бәяләү критерийларын – Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор). Әлегә документлар әзер түгел.
1нче сыйныфка балаларны кабул итә башланганчы 1 апрельгә кадәр барлык документларны алырга өметләнәбез. Мәктәпләр хәзер дә эш алып бара. Августтан балалар, шул исәптән мигрантлар, әзерлек курсларына языла. Микрорайон мәктәпләрендә рус телен белү дәрәҗәсе буенча төрле төркемнәр оеша. Республика мәктәпләрендә бер генә балага да белем бирүдән баш тартмаслар, дип уйлыйм, чөнки аларны алдан әзерләячәкләр. Без барлык балаларның да тест узуын, рус телен белүен телибез, шуңа күрә әзерлек эшләре алып барыла.
1нче сыйныфларга балаларны кабул итү 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда студентлар, остазлар, педагогик хезмәт ветераннары да мигрант балаларына рус телен өйрәтә ала. Мөгаен, укытучыларны беркетербез яки пунктлар ачарбыз. Әмма әлегә механизм юк. Мигрант балаларының безнең мәктәпләрдә рус телендә белем алуларын телибез, – дип йомгаклады ул.
Татарстанда яңа илкүләм проектлар буенча 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзеләчәк
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Татарстанда «Яшьләр һәм балалар», «Гаилә» илкүләм проектлары буенча 2 мәктәп һәм 2 балалар бакчасы төзеләчәген әйтте.
– Чаллының «Мәләкәс аръягы» микрорайонында һәм Казанның «Лето» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәпләр барлыкка киләчәк. 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасын Татарстан Республикасы Питрәч районы Көек авылында һәм 260 урынга исәпләнгәнен Татарстанның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсендә төзиячәкләр.
Федераль программа буенча 10 мәктәп ремонтланачак. Алар Казанда, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Теләче районнарында урнашкан. Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласында 2 балалар бакчасына ремонт ясалачак. Республика программасы буенча 18 мәктәптә һәм 9 балалар бакчасында ремонт ясалыр, дип көтелә. Быел республиканың 74 мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланачак һәм җиһазландырылачак.
Республика программасы буенча мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,7 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 500 млн сум ресурс үзәкләрен, Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең уку корпусларын ремонтлауга юнәлдереләчәк. Тулай торакларны ремонтлауга 442 млн сумга якын акча тотылачак. Барлык программалар да республиканың мәгариф системасы инфраструктурасын яхшыртуга корылган, – диде министр.
Татарстанда һөнәри белем бирү учреждениеләренең 3 тулай торагы ремонтланачак
Быел урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең тагын 3 тулай торагына капиталь ремонт ясалачак.
– Быел Әгерҗедә тулай торакка ремонтны ясап бетерәчәкләр, Апаста яңа тулай торак салынды, Казан педагогик көллиятенең тулай торагы ремонтланачак. 2020 елдан һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы гамәлдә. Аны гамәлгә ашыру чорында 33 объектта ремонт эшләре башкарылган.
Чаллыда «Виктор Поташов исемендәге техника көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Петр Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе өчен яңа тулай тораклар төзү мәсьәләсе карала.
Республикада 100 урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар. Шуларның 88е – дәүләтнеке, 12се – дәүләтнеке булмаган учреждение. Барлыгы 84 мең бала укый. Әлеге көллият һәм техникумнарның 65 оешмасында студентлар тулай тораклары бар. Алар безнең министрлыкка карый. Барлыгы 82 тулай торак каралган. Әлбәттә, ул – яшьләрне кабул итү өчен, аларга шартлар тудыру өчен кирәк. Бу юнәлеш буенча эш алып барыла.
Быел урта һөнәри белем бирү оешмаларын һәм аларның тулай торакларын ремонтлау буенча федераль программа эшли башлаган. Мәсәлән, әлеге программа буенча Чаллы политехник көллиятенә ремонт өчен федераль бюджеттан акча бүлеп биреләчәк, – диде Һадиуллин.
Очрашу тәмам булгач, Татарстанда мәгариф һәм фән темасын яктырткан XI «Иң яхшы эш!» журналист эшләре бәйгесендә катнашкан журналистларны бүләкләү тантанасы булды. Аларга Татарстаннның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләк тапшырылды.