
Татарстандагы белем бирү оешмалары Россиядә ясалган Мах платформасына күчә, алар Мәгариф һәм фән министрлыгыннан киңәшләр алган инде. Бу хакта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
«Чыннан да, без әлегә барлык белем бирү оешмаларына да Мах платформасын йөкләргә киңәш итәбез. Без барысын да салмак кына эшлибез. Мах платформасының функционал белән тулылануына карап, күчеш көз дәвамында булыр дип уйлыйм. Министрлык эчендә барыбыз да бу платформаны актив кулланабыз, шул исәптән бер-беребез белән аралашу һәм видеоконференцияләр уздыру өчен дә. Шәхсән үзем Мах һәм «Сферум» платформалары арасында зур аерма күрмәдем. «Сферум»да булган нәрсәләр барысы да Мах мессенджерында да бар», – дигән Поминов.
Искәртеп үтик, баштарак Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада мәктәп чатларын 1 сентябрьдән Мах мессенджерына күчерәчәкләр, ә күчеш тулысынча ноябрьгә төгәлләнергә тиеш.
Күчеш 3 этапта була. Башта Мах платформасына Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм район мәгариф идарәләре хезмәткәрләрен күчерәләр. Соңыннан әлеге системага уку йортлары администрацияләре, шул исәптән, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләр кушылачак. Ахыргы этапта мессенджердан укучылар, аларның әти-әниләре һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр файдалана башлаячак, диелә бу хәбәрдә.