Кирәкле ингредиентлар: 3 йомырка, 80 г ак май, 70 мл сыек май, 140 мл сөт, 300 г шикәр комы, 10 г көпшәкләндергеч, 5 г тоз, ванилин, он
Йомшартылган ак майны шикәр комы һәм тоз белән миксерда әйләндерәбез. Аерым савытта йомырка, сыек май белән сөтне бутыйбыз. Ванилин кушабыз. Ике савыттагы массаны бергә кушабыз. Он, көпшәкләндергечне өстибез.
Камырны кекс формасына салабыз. Алдан ук 190 градуска җылытылган мичтә 30 минут пешерәбез.