Маффин (рецепт)
Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан маффин рецептын тәкъдим итәбез. Маффинның ватаны - Англия. Аны күпләр кекска охшаган дип ялгыша, маффинның камыры тыгыз һәм авыррак була.
![Маффин (рецепт)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/4/22/520f78df366c8a0752a0fef2d1a6631feaed8379be1df578158a3271fb88.jpg)
Камыр өчен:150 грамм шикәр комы,150 грамм маргарин яки ак май, 1 кап ванилин, 3 йомырка, чама белән он.
Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Махсус формаларга салып өсте килгәнче мичтә пешерергә.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/af1839bf8c18c2600d0fb326a44f7cd157cf1a5afa3b31bf081f5a68cbef.jpg)
Маффиннар суынгач, өстен теләгәнчә бизи аласыз.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/43f127b8eabcb8d7ade85c0b1fc47399731eb1df0838da8e44d72ebabeeb.jpg)