Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетнең безнең әни булмавын җирләгәч кенә аңладык» – Моргта мәетләрне бутаганнар

news_top_970_100
«Мәетнең безнең әни булмавын җирләгәч кенә аңладык» – Моргта мәетләрне бутаганнар
Фото: © "Татар-информ"

Мурманск шәһәрендә август азагында хастаханәдә мәетләрне бутаганнар. «Табутта әни ятмавын иртән генә аңлап алдык», – ди мәрхүмәнең кызы. Хәзер бу эшне Тикшерү комитеты тикшерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Мурманск өлкә клиник күппрофильле үзәгендә мәетләрне бутаганнар. Шуннан соң мәрхүмә әбине башка кеше исеме белән җирләгәннәр.

«Гаиләбез белән җирләү көненә әзерләндек. Ул 31 августка билгеләнгән иде. Мәетне тану да шул көнне булырга тиеш. Кирәкле вакытка мәрхүмәнең балалары шәһәр хастаханәсе моргына килде. Тану вакытында мәет безнең туганыбыз булмавы ачыкланды. Аннары безнең әбине башка кеше исеме белән җирләп куюларын белдек. Хәзер эксгумация һәм кабат җирләү булачак», – ди туганнары.

Мәрхүмә хатынның оныгы Вера сүзләренчә, башка бер әби аларның әбисе белән бер вакытта диярлек, шул ук хастаханәдә үлгән. Икенче әбинең туганнары тану процессы ясамаган, ләкин документларга «таныдык» дип имза куйганнар.

«Аларга мәетне часовняга хушлашу вакытына китереп биргәннәр. Анда кызлары шикләнгән, ләкин моңа игътибар бирмәгән, шуңа күрә күмеп куйганнар. Ул иртән генә табутта аларның анасы ятмавын аңлаган», – ди Вера.

Хәзер тикшерү эшләре бара. Күп профильле үзәктә хәбәр иткәнчә, мәрхүмә хатынның туганнарыннан гафу үтенәләр. Ләкин, туганнары сүзләренчә, алардан беркем дә шәхсән гафу үтенмәгән.

«Баш табиб бүлмәсендә сөйләшү булды, беркем гафу үтенмәде. Без Тикшерү комитетына гариза яздык», – ди Вера.

«Безнең әби – сугыш баласы, гомер буе Төньякта эшләгән. Аның 3 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Чара күрүегезне сорыйбыз», – ди туганнары.

Мәетне әле эксгумацияләмәгәннәр. Мәрхүмә әбиләрнең берсен җирләгәннәр, икенчесенең гаиләсе хәзер зур борчуда – алар туганнарын кешечә озата алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100