Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәетне зиратка озатканнан соң, өйдә нинди дога укырга?

news_top_970_100
Мәетне зиратка озатканнан соң, өйдә нинди дога укырга?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кукмара мәдәрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат хәзрәт Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә мәетне зиратка озаткач, өйдә укыла торган сүрәләр һәм догаларны әйтте.

Һәрбер кешегә, аның кем булуына карамастан, бу дөньядан мәңгелек ахирәт дөньясына китәргә туры киләчәк. Коръәндә билгеләп үтелгәнчә, «һәрбер җан үлемне татыячак» («Әлү Гыймран» сүрәсе, 185 аять, «Ганкәбүт» сүрәсе, 57 аять). «Әл-Әнбия» сүрәсенең 35 аятендә исә болай диелә: «Һәр җан иясе үлемне татыячак. Без сезне (авыру һәм фәкыйрьлек кебек) яманлык белән дә, (саулык һәм байлык кебек) яхшылык белән дә сыныйбыз. Әмма ахырда (барысы өчен дә хисап тотар өчен) Безгә кайтарылачаксыз».

Шунысы да хак: һәр кеше гомерендә кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында үзе җавап бирәчәк. Әмма хәдисләрдән билгеле булганча, вафат булучының якыннары, бигрәк тә ул тәрбияләп үстергән балалары аның өчен дога кылса, Аллаһның олуг рәхмәте илә мәетнең хәле җиңеләергә дә мөмкин. Шуңа күрә дә безнең җирлектә кеше вафат булса, аның туганнары, якыннары тарафыннан соңгы юлга озату мәрәсиме, гадәттә, барлык дини йолаларны үтәп оештырыла. Шул йолаларның берсе – юылган, кәфенләнгән мәет өйдән зиратка озатылганнан соң, өйдә Коръән укылып дога кылынуы.

Шәригать буенча, мәетне зиратка ир-атлар гына озата бара, хатын-кызлар исә өйдә кала. Ирләр җеназа намазын укып мәетне җирләү эшен башкара, хатын-кызлар исә өйне җыештыра. Ләкин безнең җирлекләрдә, татарларда кабул ителгән гореф-гадәт буенча, өйне җыештыра башлаганчы, абыстай яки Коръән укый белүче башка хатын-кыз сүрә- аятьләр укып, мәет рухына җиңеллек булсын дип, дога кыла.

МӘЕТ ОЗАТЫЛГАННАН СОҢ УКЫРГА ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ ТОРГАН СҮРӘЛӘР:

«Фатиха» сүрәсе, «Фәзкүруни» («Бәкара» сүрәсенең 152-157 аятьләре), «Мүлк» («Тәбәрак»), «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре.

КОРЪӘН СҮРӘЛӘРЕ УКЫЛГАННАН СОҢ БАГЫШЛАУ ТӘРТИБЕ:

1. Хәмед-сәнә (Аллаһны олылау, мактау сүзләре).

2. Салават (пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә мактау сүзләре ирештерү).

3. Дога (Аллаһка үтенечләребезне белдереп, ялвару).

ХӘМЕД-СӘНӘ ҺӘМ САЛАВАТ мисалы:

Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн! Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка мактау, Аның рәсүле Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә, аның гаилә әһелләренә һәм барлык сахәбәләргә салават-шәрифләребез һәм сәламнәребез ирешсен.

Йә Раббыбыз Аллаһ! Барча мактауларыбыз бер Үзеңә булсын... Син – безнең Хуҗабыз, без – Синең зәгыйфь мәхлукларың... Сине мактыйбыз, Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм өмет итәбез... Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмимин! Аллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд...

ДОГА КЫЛУ МИСАЛЫ:

Йә Раббым! Шушы Коръән аятьләре укылышыннан хасил булган савапларны пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм рухына ирештер һәм Кыямәт көнендә безгә аның шәфәгатен насыйп ит. Шушы савапларны вафат булган туганыбыз (авылдашыбыз, кардәшебез...) фәлән улы фәләннең (фәлән кызы фәләннең) рухына да ирештереп, аның рухын шатландыр! Фәлән улы фәләннең (фәлән кызы фәләннең) бәндәчелек белән кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен ярлыка, кылган изге гамәлләрен, яхшылыкларын, гыйбадәтләрен кабул итеп, әҗер-савапларын арттыр, каберен киң, якты, нурлы кыл, ахирәттәге хәлен җиңел кылып, ахыргы урыны югары фирдәвес җәннәтләре булуын насыйп ит ...

Әллааһүммә-гфир лихәййинәә үә мәййитинәә үә шәәһидинәә үә гаа’ибинә үә сагыйринәә үә кәбииринәә үә зәкәринәә үә үнсәәнәә. Әллааһүммә мән әхйәйтәһүү миннәә фә әхйиһии гәләл-исләәм, үә мән тә/үәффәйтәһүү миннәә фәтә/үәффәһүү гәләл-иимән. Әллааһүммә ин кәәнә һәәзәл-мәййитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии үә ин кәәнә мүси’ән фәтәҗәәүәз гәнһ.

(Мәгънәсе): Йә Аллаһ, тереләребезне һәм үлгәннәребезне дә, монда булучыларны һәм монда булмаучыларны да, кечкенәләребезне һәм олыларыбызны да, ирләребезне һәм хатыннарыбызны да ярлыка. Йә Аллаһ, тере булганнарыбызга ислам дине буенча яшәргә насыйп ит... Ахирәткә китүчеләргә иман белән вафат булырга насыйп ит. Йә Аллаһ, әгәр ошбу мәет яхшы кеше булса, изгелек-яхшылыкларын арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл...

Аллаһүммә ләә тәхримнәә әҗраһүү... Үә ләә түдылләнәә бәгдәһү...

(Мәгънәсе): Йә Аллаһ! (Аның вафатыннан соң күрсәткән сабырлыкларыбыз өчен) әҗереңнән мәхрүм итмә... һәм аның белән булган хәлдән соң безне туры юлдан яздырма...

Раббәнә әтинәә фиддунья хәсәнәтәү вә филь әхирати хәсәнәтәү вә кыйнә гәзәәбәннәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәр-рахимин. Әәмиин...

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100