news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәетне ярып алу өчен крокодилны аттылар» – Елгада йөзүче футболчыны крокодил ашаган

news_top
«Мәетне ярып алу өчен крокодилны аттылар» – Елгада йөзүче футболчыны крокодил ашаган
Салават Камалетдинов, архив

Коста-Рикада крокодил футболчы ир-атны ашаган. Бу турыда матбугат чараларына сылтама белән РИА Новости яза.

«Депортиво Рио Каньяс» клубы футболчысы Хесус Альберто Лопес Ортисның фаҗигале үлеме турында The Sun басмасы хәбәр иткән.

Фаҗига шимбә көнне була. Гуанкасте провинциясендә Каньяс елгасында йөзгәндә, Ортиска крокодил һөҗүм итә. Аннары крокодилны полиция хезмәткәрләре атып үтерә. Чәршәмбе көнне футболчыны җирләгәннәр.

«Безнең өчен бик авыр көн. Без сине футболчы, тренер һәм әти буларак истә тотарбыз. Син безнең йөрәкләрдә мәңге яшәрсең», – диелгән клубның хәбәрендә.

Лопес Ортиска 29 яшь, аның 2 баласы ятим калган.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, мәрхүмнең мәетен ярып алу өчен крокодилны атарга туры килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар