news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәетне келәмгә төрәләр һәм йортны яндыралар: ике ир-ат бер хатынны үтергән

news_top

Ике ир-ат бер хатын-кызны пычак кадап үтергәннәр, аның мәетен келәмгә төргәннәр дә үтерү кылынган йортка ут төрткәннәр. Җинаять Краснодар краенда булган. Бу хакта РЕН ТВ хәбәр итә.

Мәет 14 майда Усть-Лабинск районындагы шәхси йортта янгынны сүндергәннән соң табылган. Хатынның бугазына пычак кадалган, ә гәүдәсе келәмгә төрелгән була.

Полиция хезмәткәрләре тиз арада шикләнелүчеләрне ачыклап, кулга алган. Тоткарлаганда, аларның полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүләре әйтелә.

«Ир-атларның берсе авыр җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән», – дип хәбәр итә «РЕН ТВ» чыганагы.

Тоткарланучыларга карата полициягә буйсынмаган өчен административ беркетмәләр төзелгән, шулай ук «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар