Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетне җирләүче, балаларны алучы юк». Нәни малай әтисе әнисен чәнчеп үтергәнен күргән

news_top_970_100
«Мәетне җирләүче, балаларны алучы юк». Нәни малай әтисе әнисен чәнчеп үтергәнен күргән
"Татар-информ" архивы

Түбән Новгород өлкәсенең Заволжье шәһәрендә коточкыч фаҗига – 7 яшьлек бала каршында әтисе әнисен чәнчеп үтергән. Мәрхүмә хатын да, аның балалары да беркемгә кирәк булмаган, дип яза «Комсомольская правда».

Мәрхүмәне җирләү өчен, баласының сыйныфташларының ата-аналары акча җыйган. Малайларны үзләренә алучы туганнары да табылмаган – хәзер алар хастаханәдә, аннары балалар йортына китүләре ихтимал.

Әлеге гаиләне белүче Анна (исеме үзгәртелә) сүзләренчә, фаҗига 17 апрельдә фатирда була. Ир-ат билгесез сәбәп аркасында хатынына пычак белән ташлана. Ул пычакны хатынның күкрәгенә кадый. Хатын экстрен хезмәтләргә шалтыратырга өлгерә, аннары үлә.

«Ул исән була, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Моргта әйттеләр – пычак туры йөрәккә кадалган. Киемендә кан да юк, бар каны эчкә аккан», – ди Анна.

Фаҗига вакытында өйдә ир белән хатынның 2 баласы була. 6 яшьлек малай бүлмәсендә йоклый, 7 яшьлек малай мәктәптән кайткан да аш бүлмәсендә утыра. Хәзер балаларның сәламәтлеге белән проблема булмаса да, икесен дә хастаханәгә урнаштырганнар. Чөнки сабыйларны алучы кеше юк. Киемнәре фатирда калган, балаларга сыйныфташларының әти-әниләре кирәк-яракларны китергән.

«Алар балалар белән сөйләште, әниләре турында әйтмәскә тырыштылар. «Бар да яхшы булыр», – дип юаттылар. «Мин барысын да беләм, мин барысын да күрдем», – диде бала», – дип сөйли Анна.

Фаҗига сәбәбен беркем әйтә алмый – гаиләне белүчеләр барысы да яхшы фикер генә әйтә.

«Нормаль гаилә иде бугай. Талашканнарын ишеткән булмады. 1 ай элек әтиләре үзгәрде. Контузияме, эчтеме. Фаҗига булыр алдыннан әтиләре кече улын бакчадан алган. Ул пөхтә киенгән, кырынган, аек булган. Өйдә ни булгандыр – белмибез», – ди Анна.

Мәрхүмә хатынны җирләү белән шөгыльләнүче дә юк. Фаҗига булган чакта бу хатынның абыйсы да фатирда була. Ул барысын да күреп тора. Ул ирнең туганнарына ярдәм итүне тыйган. «Ул башта, мәетне Белоруссиягә алып китәм, диде. Чөнки алар шунда туган. Аннары баш тартты», – ди Анна.

Фаҗигадән соң, мәетне алырга ритуаль хезмәтләр килгән, тик аларга да мәетне бирмәгәннәр. Туганнары да, үз әнисе дә бу хатынны җирләргә җыенмый. Хәзер баланың сыйныфташларының ата-аналары акча җыйган, ритуаль хезмәт тә бушлай ярдәм итәсе булган. Инде ир ягыннан туганнары эшкә кысылып, башка ритуаль хезмәткә мөрәҗәгать иткән.

Ата-аналар җыйган акчаны балаларның язмышын билгеләячәк опека органнарына бирәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100