Мәетне җирләү, дөньядан аерылган кешене ахирәткә озату тәртипләрен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан мөфтияте аңлата.
Мәетне өйдән аягы белән алга каратып алып чыгалар, аннары гел башы белән алга каратып алып баралар. Мәетне күтәреп баручылар алмашырга теләсә, алдан – уң яктан башлыйлар. Сәгать теленә каршы юнәлештә алмашалар. Мәетне бары тик ирләр генә күтәреп бара. Мәетне тиз алып баралар, ләкин йөгермиләр. Үлем турында уйлап барырга кирәк, дөнья мәшәкатьләре турында сөйләшергә, көлергә ярамый. Шулай ук мәет алдыннан бару тыела, бары тик аның артыннан гына барырга мөмкин. Мәетне күмгәнче, җиргә утырырга ярамый.
Кабернең тирәнлеге кеше буеның яртысыннан ким булырга тиеш түгел, тирәнрәк булса ярый. Озынлыгы – мәет озынлыгы кадәр булырга тиеш. Кабер кыйблага аркылы юнәлештә казыла. Кабернең иң астында кыйбла ягыннан ләхет алалар. Әгәр дә туфрак бик йомшак булса, ләхетне аста алсаң да ярый. Ләхетне гозерсез кабер уртасында алырга ярамый.
Мәетне ләхеткә куйганда, түбәндәге доганы әйтәләр:
Бисмилләәһи уә гәләә милләти расүүлилләәһ.
Ләхет эчендә мәетне уң ягына салалар, кәфеннең бәйләгән урыннарын чишәләр, ә ләхетне нинди дә булса материал белән ябалар. Болардан соң каберне күмәләр, бу вакытта имам Коръәннән «Таһә» сүрәсенең 55нче аятен укый:
Минһәә хъаләкъонәәкүм уә фииһәә нүгиидүкүм уә минһәә нүхьриҗүкүм тәәратән үхъраа.
Кабер өстенә бераз туфрак өяргә ярый, ләкин ул бер карыштан (20-25 см) артык булмасын.
Кабер өстенә цемент яисә гипс измәсе салу һәм фото кую тыела.
Мәетне җирләгәннән соң, имам яисә ул вәкаләт биргән зат «Әл-Мүлк» («Патшалык») сүрәсен укый һәм җирләнүчене ярлыкауны сорый. Моннан соң, мөмкинчелек булган урында, 4 мөселман кабернең 4 читенә утырып, мәетнең башы янында «Әлиф ләм мим» (Бәкара, «Сыер» сүрәсенең башы), ә аягы янында «Лилләәһи» аятьләрен (Бәкара, «Сыер» сүрәсенең ахыргы аятьләре) укый. Әлеге аятьләрне белмәүчеләр берәр тапкыр «Фатиха» («Әлхәм») һәм унберәр тапкыр «Ихлас» («Куль һүвәллаһ») сүрәләрен укый. Шуннан соң имам укылган сүрәләрне мәрхүм исеменә дога кыла.
Аннары кабер янында имам гына кала, так санда тәһлил әйтә һәм мондый сүзләрне кабатлый (исемнәр мисал буларак кына китерелә): «Әй Габдрахман Әхмәт улы» (яки «Зөләйха Фатыйх кызы»), синең яныңа ике фәрештә килеп сорарлар: «Синең Раббың кем?» – «Минем Раббым – Аллаһ Тәгалә», – диярсең. Алар: «Синең пәйгамбәрең кем?» – дип сорар, син: «Минем пәйгамбәрем – Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм)», – диярсең. Алар тагын: «Синең динең нинди?» – дип сорарлар, «Минем динем – ислам», – дип җавап бирерсең, ди.
Югарыда китерелгән сүзләрне куллануга карата әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәренең фикере түбәндәгечә:
– Ханәфи мәзһәбендә ул – мөбах (рөхсәт ителгән) гамәл. «Игъләүс-Сунан» китабында Зөфәр Әхмәд Госмани (рахмәтүллаһи) болай дип яза: «Әлеге гамәл, хәдиснең ачык мәгънәсен исәпкә алганда, диндә урынлы булып санала».
Моңа охшаш фикерләр «Мунья», «Мәракыйль Фәләх» һ.б. чыганакларда да китерелә;
– Вәхба Зухайли «Әл-Фикхуль-Исләмию үә адилләтүһү» китабында болай яза: «Шәфигыйларда һәм хәнбәлиләрдә мүкәлләф мәетне күмгәннән соң, тәлкыйн кылу кирәкле (мөстәхәб) гамәл булып тора»;
– «Әл-Икна» фи фикхиль-Имам Әхмәд» китабында түбәндәгеләр язылган: «Күпчелек галимнәрнең фикере буенча, мәетне җирләгәннән соң, тәлкыйн кылу кирәкле (мөстәхәб) гамәл булып тора».
Бала тере килеш туып, аннары үлеп китсә, аңа исем кушалар, җеназа намазы укыйлар һәм җирлиләр. Әгәр бала үле туса, аны материя кисәгенә төрәләр һәм җеназа намазы укып тормыйча гына күмәләр.
Мөселман кешесен – мөселман зираты булмаган зиратта, ә мөселман зиратында ислам динендә булмаган кешене җирләү дөрес түгел.
Җирләү вакытында зиратка хатын-кызлар кертелми.
Кабер ташының уртача биеклеге җирлекнең уртача кар катлавының иң өске ноктасыннан 50 сантиметрдан да артык булырга тиеш түгел. Татарстан өчен кабер ташының биеклеге 85 сантиметрдан 90 сантиметрга кадәр булырга мөмкин.
Зиярат кылу тәртибе
Каберстанга барып, ахирәткә булган иманыбызны яңарту, ахирәтне искә төшерү.
Исламда иң мөһим дини гореф-гадәтләрнең берсе – каберләрне зиярат итү. Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) бер хәдисендә болай дип әйткән: «Мин сезгә зиратка баруны тыйган идем, ә хәзер сез каберләрне зиярат кылыгыз, дөреслектә, алар үлгәннән соңгы яшәү хакында (ахирәт тормышын) сезнең исегезгә төшерер». Шул ук вакытта зиратта вафат булган туганнарны искә алып торырга кирәк, алар исәннәр догасына һәм үлгәннәрнең гөнаһларын ярлыкауларын сорауларына мохтаҗ. Бу уңайдан хәдистә: «Миңа алар өчен дога кылырга фәрман (әмер) килде», – диелә. Шуңа бәйле рәвештә имам да һәм һәр кеше дә каберстанга барып зиярат кылырга тиешле.
Кайчакта кешеләр имамны зиратка бергә барырга һәм кабер иясенә дога кылырга чакыра алалар.
Зиратка кергәндә, мәрхүмнәрне искә алып, түбәндәге доганы кылалар:
Әссәләәмү гәләйкүм, әһләд-дийәәри минәл мүьминиинә вәл мүслимиинә. Вә иннәә ин шәә Аллааһү бикүм ләә хикъуунә әңтүм ләнәә фәратъу вә нәхьнү ләкүм тәбәгүн нәс әлүллааһәл гәәфийәтә ләнәә вә ләкүм.
«Әй, бу йортларның әһелләре, сезгә Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын. Аллаһы Тәгалә дөньядан үткән сезләргә дә, вә сездән калган безләргә дә рәхмәт кылсын. Сез – бездән әүвәлге кешеләрсез, без – сездән соң килгән кешеләрбез. Ин шә Аллаһ, әлбәттә, сезгә тоташырбыз...».
Зиратта Коръән сүрәләре укырга һәм үлгәннәр өчен дога кылырга кирәк. Гадәттә, анда «Әл-Мүлк» («Патшалык») сүрәсе укыла.
Зират буйлап узучы мөселманнарга Коръән сүрәләре уку мәслихәт, чөнки аның вафат булучыга тапшыру нияте белән кылган игелекле эшләре кабер иясенә файдага була. Мондый игелекләргә садәка, намаз, дога һ.б. керә. Гадәттә, зиратта Коръән укыла һәм дога кылына, ә башка игелекле гамәлләр аннан читтә башкарыла. Гадәт буенча, үлүче янында «Әл-Мүлк», «Йәсин», «Тәкәсүр» сүрәләре укыла, шулай ук 3 тапкыр рәттән «Фатиха» («Әлхәм»), «Ихлас» («Куль һүвәллаһ») сүрәләрен кабатларга, «Фәләк» һәм «Нәс» сүрәләрен укырга мөмкин. Аннан соң мәҗлесләр турындагы бүлектә искә алынган дога кылына.
Ибн Габбас тапшырган хәдистә болай диелә: «Әгәр бер мөселман үзе белгән мөселман туганы кабере яныннан узып бара һәм аны сәламли икән, вафат булган кеше аны таный һәм аның сәламенә җавап бирә».
Кабер янында булганда, исерткеч эчемлекләр куллану, шәмнәр, чәчкә бәйләмнәре (венок) кую, ясалма чәчәкләр кую һ.б. тыела. Алар мөселман гореф-гадәтләренә каршы килеп кенә калмый, шәригать тарафыннан бөтенләй тыелган.
Шулай ук кабер өстенә ятарга яисә аның өстенә утырырга һәм аңа басарга ярамый.
Әмма зарури булганда, мәсәлән, туганың яки якының каберенә баруның башка мөмкинлеге булмаганда, кабер аша атлап чыгуга юл куела.
Зиратларга госелсез, ачык гаурәт белән, хәмер кулланган хәлдә керү тыела.
Зиратта кече һәм олы йомышны үтәү тыела.
Каберләр арасында аяк киеме белән йөрергә ярый, ләкин аңа нәҗес тигән булса – тыела.
Зират буйлап кабер ташларындагы язуларны уку өчен генә йөрү хупланмый, ләкин ул кирәкле каберне табу максатында булса, рөхсәт ителә.
Чыганаклар:
1) Китап – Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында.
2) Дингә өндәү нигезләре һәм имамның вазифалары. Уку-укыту әсбабы. Р.К. Әдһәмов. Казан, Хузур нәшрияты, 2019.
(12 Знак информационной продукции согласно ФЗ от 29.12.2010 N 436 федераль законы).