Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетне багажникка салып йөри». Уфада сеңлесен үтергән егетне үз аңында дип тапканнар

news_top_970_100
«Мәетне багажникка салып йөри». Уфада сеңлесен үтергән егетне үз аңында дип тапканнар
Фото: Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Уфада яшәүче 21 яшьлек Сергей П. 14 яшьлек сеңлесен көчләү һәм үтерүдә шикләнелә. Аны үз аңында дип тапканнар. Бу турыда «Башинформ» хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Агентлык белешмәсе буенча, гаепләнүче егет 1 ай медицина оешмасында була, тагын 1 ай документларны рәсмиләштерәләр.

Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр иткәнчә, бу егет – наркотикларга бәйле кеше. Былтыр октябрьдә ул сеңлесен скакалка белән буа. Кыз аңын югалта, тик исән була. Абыйсы аны көчли, аннары тагын буа. Пульсы булмаганына инангач, буудан туктый.

Сеңлесен үтергәч, Сергей анасының машинасына утырып, шәһәр буйлап йөри. Бу вакытта багажникта сеңлесенең мәете була. Фотовидеокүзәтү камералары кадрлары буенча, рульдә машина хуҗасының 21 яшьлек улы булуын билгелиләр. Ул мәетне яшерер урын эзли, тапмагач, подъезд янына кайта, машинаны калдыра, үзе кача.

Икенче көнне Сергейны Уфаның шул ук районында күп катлы йортларның берсенең чардагында тоталар.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100