Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетләрне күмгәннәр, елгага һәм коега ташлаганнар» – Ир белән хатын өч кешене үтергән

news_top_970_100
«Мәетләрне күмгәннәр, елгага һәм коега ташлаганнар» – Ир белән хатын өч кешене үтергән
https://volgograd.sledcom.ru/

Волгоград өлкәсендә 36 яшьлек 2 ир-атка һәм 33 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачылган. Бу кешеләр Котельниково шәһәрендә яши. Алар 3 кешене үтерүдә шикләнелә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Матбугат чаралары белешмәсе буенча, ир-атларның берсе белән хатын-кыз ирле-хатынлы була.

5 августта бу кешеләр танышлары – 38 яшьлек ир-ат һәм 21 яшьлек егет белән Аксай елгасы буенда хәмер эчеп утыралар. Шуннан соң талаш чыга. Шешәдәшләр 38 яшьлек ир-атны бергәләп кыйный. Ул имгәнә һәм шунда ук үлә. Җинаять эзләрен яшерү өчен, аның мәетен яр буенда гына күмеп калдыралар. Бу турыда Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Берникадәр вакыт узгач, 21 яшьлек егет гаебен танып күрсәтмә бирергә тели башлый. Төркемдәшләре моны белеп ала һәм егетне үтерәләр. Мәетне елгага илтеп аталар.

Тикшерү эшләре барышында, җинаятьчеләрнең берсе 2022 елның ноябрендә иптәшләре белән бергә шәхси йортта хәмер эчеп утыруларын, шуннан соң 44 яшьлек ир-атны үтерүләрен сөйли. Мәетне коега илтеп ташлаганнар.

Тикшерү барышында аларның корбаннарының мәетләрен барысын да тапканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100