Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетләр ишек янында иде». Әтиләре өйдә булмаганда, әниләре, дүрт бала берьюлы үлгән

news_top_970_100
«Мәетләр ишек янында иде». Әтиләре өйдә булмаганда, әниләре, дүрт бала берьюлы үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Краснодар краенда шәхси йортта 37 яшьлек Ирина Б., аның дүрт баласы – 5, 12, 9 һәм 17 яшьлек ике кыз һәм ике малай – берьюлы үлгән. Әлеге фаҗигадә гаепләп, газовикларны хөкем итәләр. Тик судны туктатып торганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Былтыр 7 февральдә 2 катлы йортта үлгән туганнарын әби кеше тапкан. Алар үз өйләренең бусагасы янында була. Барысында да сөрем газы белән агулану билгеләре ачыклана. Балалар һәм аларның анасы өчен газ камерасына әверелгән йортта өй күсесе генә исән кала. Фаҗига вакытында әти кеше өйдә булмый.

Суд каршына өч газовик – слесарьләр Ирина В., Елена П. һәм участок җитәкчесе Алексей Е. баса. Аларны «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча хөкем итәләр.

Хәзер суд карый торган җинаять эше материалларында мөһим урын бар: җылыту казаны торган кухня бүлмәсендә вентиляция фактта урнаштырылмаган, газ хезмәтләре бу турыда белгән. «Техник регламент буенча участокка хезмәт күрсәтә торган кешеләр бу очракта өй хуҗаларына әйтмичә дә газны сүндерергә тиеш. Ләкин бу эшләнмәгән», – диелә гаепләү карарында.

Өстәвенә, яну продуктлары эчкә керә башлагач, җылыту казанында автоматика да эшләмәгән. Гадәттә, система «кире керүне» блокировать итә торган итеп ясала. Моны да газ хезмәте эшчеләренә гаеп итеп белдерәләр. Алар исә гаебен танымый, «үзләрен өйгә кертмәделәр» дип акланалар.

Судның берничә утырышы булган, тик гаепләнүчеләрнең берсе җитди авыру сәбәпле, суд туктатып торылган. Хөкем ителүче хатын килә алгач, суд кабат башланачак, дип көтелә, диелә хәбәрдә.

Фаҗига көнне әби кеше коткаручылар һәм «ашыгыч ярдәм» чакыра. Тик коткарыр кеше булмый инде – алар барысы да берничә сәгать элек үк үлгән, дип яза «Комсомольская правда».

«Миңа хатынның атасы шалтыратты. Гадәттә, без телефоннан сирәк аралашабыз. Хатынымның ата-анасы күршедә яши, койма аша гына. Ул иртәдә шалтыратты. Өемә ничек кайтып җиткәнемне хәтерләмим… барысын да күрдем, бөтен гаиләмне», – ди әти кеше Анатолий.

Бер сәгать эчендә өйдә тикшерүчеләр, криминалистлар, газовиклар була. Мәетләрдә көч кулланып үтерү билгеләре булмый, барысы да агулануны күрсәтә. Мәрхүмнәрнең канында сөрем газының үтергеч дозасы ачыклана. Ул кислородны алмаштырган һәм мизгел эчендә үтергән – экспертлар шундый нәтиҗә ясый. Ирина һәм балалар мәете чыга торган ишектән 40 см ераклыкта ята. Алар ишеккә барып җиткәнче аңын югалткан булуы ихтимал, диелә.

Ирина өйдә балалар тәрбияләгәндә, Анатолий эшкә йөри, зур йортны ремонтларга акча эшли. «Без бу өйне бер бабайдан сатып алдык. Ул бик таушалган иде. Без Ирина белән зур гаилә һәм зур өй булдырырга хыялландык. Шуңа күрә өйне акрын гына тәртипкә китерербез, бөтен кешенең аерым бүлмәсе булыр, дип уйладык», – ди ялгыз ир.

Акрынлап ремонт ясаганнар, Анатолий иминлек өчен акча кызганмавын әйтә. «Газ казанын иң яхшыны алдым. Башта бөтен кеше белән киңәштем. Газовиклар кухняны, морҗаны ремонтлауны, җиһаз урнаштыруны озаклап килештерде. Ләкин барыбер имза куйдылар», – ди Анатолий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100