Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәетләр астында качып, шуышып, кар ашап: разведчик үзенекеләре ягына 2 ай чыккан

news_top_970_100
Мәетләр астында качып, шуышып, кар ашап: разведчик үзенекеләре ягына 2 ай чыккан

Башкортстаннан «Малой» дигән хәрби кушаматлы разведчик хәрби операция зонасында үзенекеләре ягына 2 айга якын вакыт шуышып чыккан. Украинаның пилотсыз очкычларын алдау өчен аңа мәетләр астына кереп ятарга туры килгән. Хәрби частьтә дә, өендә дә аның кайтуына өметне бөтенләй диярлек өзгән булганнар. Бу хакта «Mash» телеграм-канлы хәбәр итә.

«Малой» кушаматлы Виталий хәрби операциягә 2022 елның көзендә мобилизация буенча киткән. Красногоровканы штурмлауда катнашкан, разведка отрядын җитәкләгән, һәлак булганнарның гәүдәләрен һәм яралыларны алып чыккан. 2024 елның ноябрендә ул хәрби биремгә киткән һәм аннан кайтмаган.

Соңгы 2 айда аны гаиләсе эзләгән, хәрби частьләр, госпитальләр һәм моргларга «запрослар» җибәргәннәр. Барлык тырышлыклары да уңышсыз булып чыга, өйдәгеләр өметләрен өзә диярлек. Хәрби частьтә аны рәсми рәвештә хәбәрсез югалган, дип таныганнар.

Бер көнне алар социаль челтәрләрдә, Невский иконасын кочаклап, башын мандарин тутырылган пакетка куеп йоклаган хәрби фотосын күреп алалар. Мондый иконаны Виталий һәрвакыт үзе белән йөртә торган булган.

Соңрак «Малой»ның үзенекеләре ягына барып җиткәнлеге ачыкланган, ул 60 көн буе чыккан. Кар эретеп эчкән, ашарына булмаган. Өстендә дрон тавышы ишетүгә, аңа мәет кебек ятарга яки мәетләр астына яшеренергә туры килгән. Гаиләсе әле һаман да аның хәзерге вакытта кайда икәнен белми, алар Виталийны әле дә эзли, дип яза «Life».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100