
Төрле шоулар оештыручы блогер Гүзәл Хөснетдинова укучылары белән бергә моргтагы мәеткә маникюр ясаган. Блогер шул рәвешле балачак хыялын тормышка ашырган.
Моргтагы мәетнең тырнакларын буяу – Гүзәл Хөснетдинова биреме булган. Гүзәл үзе Чистайдан.
Шоуда катнашучылар үлгән хатынга маникюр ясарга тиеш була. Гүзәл үзе дә аларга кушылган, моны үзенең балачак хыялын тормышка ашыруы дип аңлаткан. Проект өчен ул Липецкидагы шәхси моргларның берсен сайлаган. Бу бирем вакытында ике катнашучының хәле начарланган, дип яза «Светлый.Чистополь» телеграм-каналы.
Гүзәл үзен «Ут хатын» дип атый. Ул 2021 елда чыгарган җәнҗалы белән танылды. Ул вакытта Хөснетдинова үзенең язылучыларын кабер казырга һәм анда 1 сәгать ятарга чакырды. Ул вакытта Татарстан Прокуратурасы блогер хатынга карата тикшерү оештырды.
Шунысы игътибарга лаек, ул проектта авыл егете Равил Закиров җиңде, ул хәзер блогер булып китте, җырын яздырды. Ул вакытта каберне аңа әтисе казыган иде, ул бераздан яман шештән вафат булды.
2023 елның көзендә күп балалы Гүзәл Хөснетдинова тагын бер кешене кабергә «яткырырга» карар кыла. «Ут хатын» яңа сынау турында Чаллының җирле мөхтәсибәте аның «Оборотни в платках» – «Яулыклы убырлар» кием линиясен күрсәтүгә каршы чыгуын белдергәннән соң ук игълан итте. Бирем танылган блогер булырга хыялланучы Юлиягә бирелде.
2023 елның апрелендә Хөснетдинованың кызын Чистай үзәгендә яшьтәшләре кыйнады. Укучы кызларның сугышуы урам видеокамераларына эләккән. Ул вакытта булган факт буенча Чистай полициясенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторлар тикшерү башлады.
2025 елның гыйнварында блогерның уллары урам сугышында катнаша. Ул вакытта аларның берсе урамда узып баручы хатын-кызга кар аткан. Ул хатынны бер егет һәм суд приставлары хезмәткәре яклап чыккан. Соңгы очрак белән шулай ук хокук саклаучылар кызыксынган.