Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетен яндырганнар». Яшь кызны дус егетләре үтергән, дип шикләнәләр

news_top_970_100
«Мәетен яндырганнар». Яшь кызны дус егетләре үтергән, дип шикләнәләр
Тикшерү комитеты видеосынна скриншот

Кырымның Евпатория шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек кыз мәетен урманда тапканнар. Аны үтерүдә 2 ир-ат шикләнелә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Джессика исемле кыз 20 апрельдә өйдән чыгып китә һәм югала. Якыннары сүзләренчә, югалган көнне Джессика һавада эреп юкка чыккан кебек була, аның белән бергә яраткан песие дә югала.

«Безнең Джесс булмавына ышана алмыйм. Хәзер ничек яшәргә?» – ди мәрхүмәнең туган апасы Алла.

Джессика биредәге пиццериядә официант булып эшли. Мәктәп елларыннан ук мөстәкыйль була. Атасы күптән гаиләдән киткән, анасы еш кына эше буенча китә, кыз туган апасы белән кала. Егете белән күптән аерылышкан, шуңа күрә вакытын күбесендә эштә, дус кызлары белән яки өйдә уздыра. Арендага алынган фатирында рәсем ясый. Кызы өйдә утыручан булганга, әнисе Анна бар да уңай тәмамланыр дип көтә, соңгы вакытка кадәр кызның телефоны да сүнмәгән була. Аның телефонын кемдер зарядкага куйган булуы ихтимал.

Кызы югалганда Анна Курск өлкәсендә гастрольдә була. Кызы элемтәгә чыкмый башлагач, ул кызы югалу турында пост яза, ярдәм сорый. Аларга «ЛизаАлерт» волонтерлары ярдәм итә.

24 апрельдә Джессиканың мәетен шәһәр читендә урманда табалар. «КП» чыганагы белешмәсе буенча, аны скотч белән бәйләгәннәр, яндырырга һәм мәетен сумкага салып күмеп куярга маташканнар. Кызны көчләгәннәр, буганнар.

Кызны үтерүдә шикләнелүчеләр – Евапаториядә яшәүче 26 яшьлек ир-ат һәм аның 29 яшьлек дусты. Алар супермаркетта эшли, Джессика шунда килеп йөри. Башта алар аралаша, талашканнан соң дуслык бетә. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, чираттагы талаштан соң егетләр дус кызын буып үтерә.

«Без бераз талаштык, аннары сугыша башладык. Аннары мин, көчемне исәпкә алып бетермичә, үтерерлек травма ясадым. Шул чакта эзне яшерергә һәм мәеттән котылырга карар кылдым», – дип күрсәтмә бирә егетләрнең берсе.

Егетләр тоткарланган, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100