Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетен тураклаган». Чит илдә үтерелгән хатынның баласын Россиядәге әбисенә күрсәтмиләр

news_top_970_100
«Мәетен тураклаган». Чит илдә үтерелгән хатынның баласын Россиядәге әбисенә күрсәтмиләр
"Татар-информ" архивы

Петербургтан күченеп килгән 32 яшьлек Екатеринаны Германиядә үтерәләр һәм мәетен тураклыйлар. 2022 елның мартында елга буенда чемоданга салынган мәет кисәкләре табыла. Үтерүдә шикләнеп, аның ире Карлны (исеме үзгәртелә) тоткарлыйлар. Хәзер аны хөкем итәләр, ләкин ул гаебен танымый. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Суд утырышларының берсендә Карлның анасы (мәрхүмә хатынның кайнанасы) киленен үтерүен сөйли, аның мәетенең тагын башка кисәкләрен кайдан эзлисен әйтә. Шул урында мәрхүмәнең боты табыла.

16 февральдә узган судта Карл анасының версиясен раслый.

«Суд 2 көн булды. Беренче көнне Карл 5 сәгать буена «мемуарларын» сөйләп, Катяны яратканын, хәзер дә яратуын аңлата. Хатыны Катяны әнисе үтерүе турында әйтә. Кайнанага 65-66 яшь, ул улының гаебен үз өстенә аладыр. Кайнананың дус хатыны шаһит буларак күрсәтмә бирә. Ул кайнананың гаепне үзенә алырга теләвен әйтә. Ләкин бу карт хатын 70 килолы чемоданны өйдән алып чыгып, күпер янына кадәр илтә алуына беркем дә ышанмас, дип шикләнә», – дип сөйли Катяның анасы Светлана.

Судта Карл да, аның анасы да бер версияне әйтә – Катяны кайнана үтергән, мәетне бергәләп тураклаганнар. Ләкин тикшерү версиясе буенча, кайнана үтерү вакытында өйдә була алмый, ул берничә сәгатьтән генә кайткан.

Киләсе утырышка Светлана үзе дә барачак. Ул 5 яшьлек оныгы – Катяның кызы белән күрешергә тели. Ләкин баланы опека органнары алып киткән. Германия генкосуллыгы ярдәме белән виза ясалгач кына, опека Светланага оныгы белән аралашуны тулысынча тыю турында җавап җибәргән.

«1 ел буена мин аның белән 1 тапкыр гына очраштым. Тагын 1 тапкыр телефоннан сөйләштек. «Әби, сәлам. Мин сине сагындым, кил», – дип әйтте. Миңа тагын 2 очрашу була, дип вәгъдә иттеләр, мин шуңа күрә виза ясаттым, ләкин очрашуны тыйдылар. Имеш, рус телендә туганнары белән аралашу баланың психикасын боза. Җинаять эше материалларында икенче әби белән бабай онык белән аралашуы күрсәтелгән. Димәк, аларга баланың анасын үтерергә, аннары баланың психикасына травма ясамыйча гына аралашырга ярый?» – дип борчыла Светлана.

Хәзер ул оныгының кайда булуын да белми. Тагын 1 тапкыр очрашуга өмет тә юк диярлек, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100