Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетен плитә астында тапканнар»: 14 яшьлек үсмер буада батып үлгән

news_top_970_100
«Мәетен плитә астында тапканнар»: 14 яшьлек үсмер буада батып үлгән
Фото: Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча тикшерү идарәсе, https://t.me/sledcom_sverdlovsk

25 май кичендә Верхнетагильск буасында 14 яшьлек Матвей батып үлә. Дуслары, аны коткарырга мөмкин иде, дип саный. Бу хакта «КП-Екатеринбург» яза.

– Матвейны 14:20 сәгатьтә ул су астына киткән урыннан ерак түгел генә, плитәләр астында таптылар. Аны шунда ук эзли башласалар, коткарып кала алырлар иде, – дип сөйләгән малайның дусты.

Үсмерне эзләүдә Урал коткару отрядыннан 4 водолаз катнашкан.

Хәбәр ителгәнчә, укучылар компаниясе шәһәр буасына су коенырга китә. Анда суның шактый җылы булуы әйтелә, ләкин сулыкта көчле агым була.

Бер версия буенча, яшүсмерләр үзара «кем яхшырак йөзә» дип бәхәсләшкән һәм күпердән суга сикергән.

Матвейның соңгы секундлары видеога эләккән. Анда яшүсмернең су астына китүен күрергә мөмкин. Шул мизгелдә аның янында бер кыз да бата башлаган, аны судан дусларының берсе чыгарган, ләкин Матвейны коткарырга өлгермәгән.

– Егетләр күп булган, барысы да сөйләшкәннәр, күңел ачканнар, нәрсәдер булырга мөмкин дип уйлап та карамаганнар, шуңа күрә булган хәлне вакытында күрмәгәннәр. Монда беркемне дә гаепләп булмый, сак булыгыз, – диләр Матвейның туганнары.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, үлемнең төгәл сәбәбен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы үткәрелә.

Үсмер 7 нче сыйныфта укыган. Танышлары аның бик ярдәмчел булуын әйтә. Футбол белән шөгыльләнгән булган һәм яхшы укыган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100