Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәетен 1 км ераклыкта таптылар». Сакмар елгасы буенда әни кеше 1 яшьлек баласын югалткан

news_top_970_100
«Мәетен 1 км ераклыкта таптылар». Сакмар елгасы буенда әни кеше 1 яшьлек баласын югалткан
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, https://www.bashinform.ru

Башкортстанда 2022 елда туган малай мәетен Сакмар елгасында тапканнар. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Бүген кич белән Хәйбуллин районының Йәнтеш авылында яшәүче хатын коткаручыларга шалтырата. Ул нәни баласы югалуын әйтә. Сабый елга буенда булган. Коткаручылар баланың мәетен агым уңаена 1 км ераклыкта тапкан.

Соңрак «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Сибай районара бүлеге җинаять эше ачкан. Тикшерү эшләре бара.

Якынча белешмә буенча, 23 апрельдә 24 яшьлек Нурания исемле хатын 1 һәм 2 яшьлек ике баласы һәм дус кызлары белән Йәнтеш авылында Сакмар елгасы буенда була. Бер мизгелдә әни кеше 1 яшьлек баласын югалта. Баланы үзләре эзләп таба алмагач, алар хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итә. Бераздан баланың мәетен табалар.

Тикшерүчеләр искәрткәнчә, балалар белән сулыклар янында булганда бик уяу булырга кирәк, аларны бер минутка да игътибарсыз калдырырга ярамый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100