news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәете урманда табылган яшь хатынның нәни кызы ятим калган

news_top
Мәете урманда табылган яшь хатынның нәни кызы ятим калган
https://pixabay.com/

26 августта кич белән югалган 23 яшьлек хатынның мәетен урманда тапканнар. Татьяна исемле хатынның нәни баласы ятим калган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Татьянаның мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланган. Төбәк буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

«Хатын-кызның хәбәрсез югалуы турында билгеле булгач, оператив эзләү эшләре башланды. 28 августта кич белән урманда мәете табылды, анда көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланды», – диелә ведомство хәбәрендә.

Социаль челтәр кулланучылар хәбәр иткәнчә, мәрхүмә 26 августта кичен югала, соңгы тапкыр аны бар янында очратканнар.

Татьянаның биредә медицина көллиятен тәмамлавы һәм шәфкать туташы булып эшләве билгеле. Бер ел элек ул кыз бала тапкан.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар