Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәете кисәкләргә туралган» – Стәрлетамакта югалган 25 яшьлек кызны тапканнар

news_top_970_100
«Мәете кисәкләргә туралган» – Стәрлетамакта югалган 25 яшьлек кызны тапканнар
Фото: Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе, www.bashinform.ru

Башкортстанда хәбәрсез югалган кызның кисәкләргә туралган мәетен тапканнар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 10 ноябрьдә Стәрлетамакта яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 25 яшьлек кызының 5 октябрьдән бирле элемтәгә чыкмавын, югалуын әйтә. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Тикшерүчеләр югалган кызның якыннарын тикшерә, ул яшәгән урында видеокүзәтү камералары язмасын өйрәнә, телефон сөйләшүләрен детальләштерә, аның хәрәкәт маршрутын ачыклый.

Шулай итеп җинаятьтә шикләнелүче 38 яшьлек ир-ат ачыклана, ул Эстәрлебаш авылында яши. Югалган төндә кыз шушы ир-ат машинасына утырып киткән.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат, өен тентегән чакта, тикшерүчегә гаебе турында сөйли, мәетне яшергән урынны әйтә.

Тикшерү версиясе буенча, бу ир-ат белән югалган кыз моңа кадәр таныш була. 5 октябрьдә төнлә алар очраша, ир-атның өенә китәләр. Аннары талашалар, ир-ат кызны буып үтерә. Җаваплылыктан качу өчен, ул мәетне кисәкләргә тураклый, Эстәрлебаш авылы янындагы урманга алып барып, күмеп куя.

«Талаш чыккач, дустанә мөнәсәбәт бетә. Җинаятьтә шикләнелүче физик яктан күпкә көчле була, ярсыгач, ул 25 яшьлек кызны буа башлый. Җинаять кылганын аңлагач, мәетне яшерергә була. Кыз мәетен ваннага алып кереп, пычак белән кисәкләргә бүлә. Аннары барысын да пакетка салып, машинага куя. Берничә сәгать дәвамында мәетне кая яшерәсен уйлый, аннары урманда күмәргә була», – дигәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100