Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәете чери башлаган». Яшь кызны үз өендә кунак егетләр вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100

Петербургта 25 яшьлек хатын-кызны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче 2 егетне сак астына алганнар. Фаҗига 1 августта булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Яшь хатын берничә ир-атны фатирына кунакка алып кайта. Аларның бер өлеше тиздән китеп бара, икесе генә кала. Алар наркотиклар куллана, аннары талашалар. Шуннан соң егетләр хатын-кызга 100дән күбрәк тапкыр пычак белән кадый. Эзләрне яшерәләр, канны юалар да, җинаятьчеләр су ага торган торба буйлап качып чыгып китәләр.

Мәрхүмә хатын-кыз мәетен 1 атнадан соң гына табалар. Күршеләр, фатирдан бик сасы ис килә башлагач, махсус хезмәтләр чакыра.

Җинаятьтә шикләнелүчеләрне ачыклыйлар һәм Ингушетиядә табалар. Алар гаебен таный, тикшерү эксперименты вакытында хатын-кызны ничек үтергәннәрен сөйләп бирәләр.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, күзәтү камералары мәрхүмәне 4 ир-ат белән подъездга кергәндә төшереп ала. Аннары кыз да, аның «кунаклары» да чыкканы теркәлмәгән. Берничә егетнең су ага торган торба аша төшеп киткәнен биредә яшәүчеләр күреп калган. Хатын-кыз мәете табылган фатир тәрәзәсе каршында 3 пычак та табыла.

Хокук саклаучыларны күршеләр 7 августта чакыра. Алар килгәндә, мәет чери башлаган була.

«РЕН ТВ» чыганагы сүзләренчә, хатын-кыз фатирда ялгызы яши, төрле «кунаклар» алып кайта, шау-шулы кичәләр ясый, күршеләр гел зарлана. Аның 4 яшьлек баласы бар, ул атасы белән яши. Хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Ул баланың атасы белән аралашмый. Бер җирдә эшләми. Үзен сәер тота. Баланы атасы алып киткәч, аны алмаштырып куйган кебек була, дигән канал чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100