Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәет өстендә елаган». Исерек ир хатынын арбалеттан атып үтергән

news_top_970_100
«Мәет өстендә елаган». Исерек ир хатынын арбалеттан атып үтергән
https://magadan.sledcom.ru

Колымада яшәүче ир-атны хатынын арбалеттан атып үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Хәмернең җимергеч роле күптән билгеле, ләкин күпләр моңа төкереп карый», – диелә бу хәбәрдә.

Колымадагы Усть-Омчуг бистәсендә яшәүче ир белән хатын да еш кына «салгаларга» ярата. Исергәч, алар вак-төяк өчен дә талаша башлый. Соңгы «бәйрәм» үтерү белән тәмамлана.

13 февральгә каршы төндә ир белән хатын, аларның бер дусты табын корып утыра. Кунак бер китә, бер йокыга тала, бәйрәм азагында катнашмый. Шуңа күрә ул 36 яшьлек ир белән 41 яшьлек хатын ни өчен талашканын да әйтә алмый.

Низаг юктан гына чыга, аның сәбәбе әле дә билгеле түгел. Ир хатынына «хәзер мин сине үтерәм» ди һәм арбалет алып килә. Ул хатынына ата, аның муены яралана. Хатын кан югалтудан һәлак була.

«Ул ни кылганын аңлагач, мәет өстендә елый башлый, укны тартып алмакчы була», – дип сөйләгән сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы. 

Аннары ир дустын чакыра һәм алар бергәләп полициягә хәбәр итә. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фатирда пневматик мылтык та табылган. Әлегә аның каян килүе билгеле түгел.

Тикшерү эшләре бара, ир-ат тоткарланган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Магадан өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Светлана Алимова әйткән.

Ир-атны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

 

Фото: © https://magadan.sledcom.ru

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100