Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәет мумиягә әверелгән». Тимурны Зәринәнең 39 яшьлек егете үтергән, дип шикләнәләр

news_top_970_100
«Мәет мумиягә әверелгән». Тимурны Зәринәнең 39 яшьлек егете үтергән, дип шикләнәләр
Фото: https://www.bashinform.ru, социаль челтәрләр

Башкортстанда ярты ел чамасы эзләгәннән соң, 17 яшьлек Тимур мәетен Юлдаш авылы янында агачка эленеп торган килеш табалар. Хәзер ачыкланганча, аны башта үтергәннәр, аннары мумиягә әверелгән мәетен агачка асып куйганнар. Бу турыда телеграм-каналда хәбәр иттеләр.

Яз көне Тимур әбисендә кунакта була. Аннан ул Яңа Балакатайга СПТУга имтиханга барырга чыга, тик автобуска соңга кала. Туганнары сүзләренчә, Тимур бергә укый торган 17 яшьлек кыз белән барырга килешә. Аларны машинада кызның 39 яшьлек егете – күрше Илдар илтәргә җыена.

Кыз сүзләренчә, Тимур аларга килә, кыз киенгән арада Илдар белән китә һәм югала.

Тимурның туганнары сүзләренчә, Илдардан шунда ук шикләнәләр, ул да гаебен таный, студентка сугуын әйтә. Күрше ир-ат егетнең үлүен аңлагач, мәетне яшерә, аннары берничә айдан гына, имеш Тимур үз-үзенә кул салган, дип күрсәтү өчен мәетне агачка асып куя. Хәзер Илдар СИЗОда, тикшерү бара, диелә бу хәбәрдә.

Уфа.Онлайн белешмәсе буенча да Тимурны үтергән булулары ихтимал, җинаятьтә шикләнелүче тоткарланган. Бу белешмәне Тимурның туганнары раслаган. Әнисе сүзләренчә, җинаятьтә 39 яшьлек Илдар шикләнелә, Тимур аны сыйныфташы Зәринә аша белә.

«Әлбәттә, мин аны (Илдарны) беләм. Кечкенә авылда бөтен кеше бер-берсен белә. Шәхсән таныш түгел, ул гаебен таныган, дип әйттеләр инде. Нишләп шулай эшләгәндер, мин белмим. Бәлки, дус кызыннан көнләгәндер. Кыз Тимур белән бер сыйныфта укыды», – дигән Тимурның анасы Гөлнара UFA1.RU сайтына.

17 яшьлек Зәринә сүзләренчә, Илдар гаепле түгел. Ул көнне алар Тимурны бөтенләй күрмәгән һәм икесе генә барганнар. Кыз сүзләренчә, ир-ат рәсми рәвештә беркайда да эшләми. Зәринәнең үзенең әти-әнисе юк, башка туганнары аның 39 яшьлек ир-ат белән яшәвенә каршы килми, имеш, алар рәсми рәвештә язылышкан.

«Илдар Тимурны үтермәде», – ди Зәринә.

Тимурның анасы сүзләренчә, мәетне тапканда, Илдар сак астында була инде. Беренче версия буенча, Тимур үз-үзенә кул салган, ләкин туганнары моңа ышанмый. Волонтерлар да мәет табылган урынны карап чыккан, соңрак шул урында мәетне урманчы тапкан, диелә хәбәрдә.

«Башинформ» белешмәсе буенча, Тимурның анасы Чиләбедә яши. Ул 31 майда полициягә мөрәҗәгать итә, улы югалуын әйтә. Аның сүзләренчә, 29 майда Тимур Юлдаш авылында әбисе өеннән чыгып китә. Ул Яңа Балакайтага имтиханга барырга тиеш була, тик укуга килми. Шул ук көнне элемтәгә чыгудан да туктый. Егетне волонтерлар, авыл халкы, полиция эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100