2023 елның августында 46 яшьлек Максим П. 36 яшьлек тормыш иптәше белән бергә коллектив бакчага каравылчы булып эшкә урнашкан. Аларга яшәү өчен эштән йорт биргәннәр. 2024 елның язында бакчачылар хатын-кызның югалуына игътибар иткән. Соңрак Максим үзе дә юкка чыккан. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
2024 елның ноябрендә йортка яңа каравылчыларны урнаштырганнар. Аларның берсе коточкыч нәрсәгә тап булган: базда мумиягә әйләнеп беткән мәет яткан.
Мәет Максимның тормыш иптәшенеке булуы ачыкланган. Тикшерү хатын-кызны кайчан үтерүләрен төгәл ачыклый алмаган. Моның 2024 елның гыйнвар-март айларында булганы гына билгеле.
«Бергә спиртлы эчемлекләр эчкән чакта ир-ат белән хатын-кыз арасында наркотиклар куллану аркасында ызгыш купкан», – дип хәбәр иттеләр Свердловск өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
Ачуланышканда, ир хатынны каты итеп буа башлаган. Хатын-кыз шунда ук үлгән. Мәетне тикшергәндә, аның бугаз кимерчәкләре сынган булуы ачыкланган.
Ир-ат, җинаять эзләрен яшерү өчен, мәетне идән астындагы базга салып куйган.
2024 елның 3 апрелендә Максим азык-төлек кибетендә хатын-кызның 17 мең сумнан кыйммәтрәк кәрәзле телефонын урлаган.
Суд вакытында ир-ат телефон урлауда гаебен таныган, ә тормыш иптәшен үтерүдә катнашы булуын кире каккан.
Әмма Каменск-Уральский шәһәре Красногорск район суды аның сүзләренә ышанмаган. Ир-атны РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең («Урлау») 2 нче өлешендәге «г» пункты һәм РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең («Кеше үтерү») 1 нче өлеше пункты нигезендә гаепле дип таныганнар. Ир-атны 13 ел да 6 айга махсус режимлы колониягә хөкем иткәннәр.
Сүз уңаеннан: хатын-кызның мәетен тапкан каравылчыны шулай ук үтергәннәр, ләкин хөкем ителүченең аның үлемендә катнашы юк, диелә хәбәрдә.