Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәет җирләргә вездеход түбәсендә кайттылар» –Себердә Татар конгрессына ачык хат язганнар

news_top_970_100
«Мәет җирләргә вездеход түбәсендә кайттылар» –Себердә Татар конгрессына ачык хат язганнар

Төмән өлкәсенең Вагай районы Олы Карагай, Аксурка, Ишаир һәм Аллагул авыллары халкы Бөтендөнья татар конгрессы исеменә ачык хат язган. Хатны Эльмира Адразакова (Урмаева) «ВКонтакте» сәхифәсендә урнаштырган.

«Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Габделгаязович Шәйхразиевка ачык хат.

Хөрмәтле Васил Габделгаяз улы, Сезгә Төмән өлкәсенең Вагай районы Олы Карагай, Аксурка, Ишаир һәм Аллагул авылларында яшәүчеләр (татар халкы) мөрәҗәгать итә. 2024 елның 16 маеннан бирле безнең авыллар су басудан зыян күрә. Вагай районының югарыда аталган торак пунктлары су астында калды. Безнең йортлар, корылмалар барысы да суда. Су басу масштаблары турында хатның фото һәм видеоларыннан чыгып фикер йөртергә мөмкин.

Безнең халык бик авыр тормышта калды. Күпләр туганнарына күченде, халыкның бер өлеше авылларда калды.

Сездән бу авылларда яшәүчеләргә тиз бозылмый торган продуктлар, беренче чиратта кирәкле әйберләр, поход өчен ясалган газ плитәләре һәм ягулык рәвешендә гуманитар ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз», – диелә ачык хатта.

«Сәлам! Себердә хәлләр коточкыч… Туганнар мәет җирләргә «вездеход» түбәсендә кайтты, машиналар йөри алмый. Трассаны су баскан», – дип хәбәр иткәннәр «Мәдәни җомга» газетасы журналисты Мөнирә Сәгыйдуллинага Себер якларыннан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100