«Мәет 4 көн сарайда яткан»: ир хатынын үтергән, тиресен салдырган, мәетен тураклап күмгән
Свердловск өлкәсе Новоберезовский бистәсендә яшәгән Ольга Б.ны ире Рәфис Х. вәхшиләрчә үтергән. Ир белән хатын кечкенә генә урамда урнашкан шәхси йортта яшәгән, әмма күршеләр фаҗига булганын ишетмәгән һәм күрмәгән. Бу хакта «Е1.Ру» хәбәр итә.
Якында гына яшәүче гаилә күршеләренең өеннән бернинди дә тавыш-фәлән ишетелмәвен әйткән. «Эчсәләр, ызгышып алалар да, аннары дуслашалар иде», – дигән күршедә яшәүче ир.
Шул ук вакытта, күрше хатын әйтүенчә, гаиләдә күбрәк Ольга эчә торган булган.
«Минем аны 1-2 тапкыр юл аркылы чыгарганым булды. Бик каты исерек иде, чайкала-чайкала кибеттән кайтып бара. Машиналар йөри торган юл бит – өенә озатып куйдым. Берсендә шулай озата барганда ире каршы алырга чыкты, Ольганы кычкыра-кычкыра ачуланырга тотынды. «Син аны кыйный күрмә», – дидем. Алар бик тәрбияле түгел инде, беркайчан да исәнләшмәделәр, эчтеләр», – дип сөйләгән урам буенча өлкән кеше Вера Михайловна.
«Соңгы көннәрдә йорттан тавышлар ишетелмәде», – дигән янәшәдә яшәүче күрше хатын. Күршеләр шулай ук йорт тирәсендә тикшерүчеләр күренмәвен әйткән.
Урам буенча өлкән кеше Вера Михайловна әйтүенчә, Ольганы беренче булып иптәш хатыны югалткан. Ольга аның белән бергә эшләр буенча барырга җыенган булган. Шуннан соң гына Рәфис полициягә барган.
«Үтергән дә сарайга кертеп аткан. Мәет 4 көн буе шунда яткан. Аннары тиресен салдырган, кисәкләргә тураклаган һәм бакчада күмеп куйган. Ольганы беренче булып иптәш хатыны эзләргә тотынды», – дип сөйләгән күз яшьләре белән Вера Михайловна.