Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәккәдә гаҗәеп күренеш: «Мәчеттә тараканнар намаз укырга бирми»

news_top_970_100
Мәккәдә гаҗәеп күренеш: «Мәчеттә тараканнар намаз укырга бирми»

Социаль челтәрләрдә гаҗәп видео таралды. «Рамазан аенда Мәдинә шәһәрендә миллионлаган кеше Мөхәммәд пәйгамбәр кабере янына намаз укырга килгәч, көчле яңгыр башланган. Яңгыр туктауга, тараканнар чыгып, мәчетне тутырган һәм мөселманнар намаз укудан туктарга мәҗбүр булган», – дип хәбәр итәләр.

Социаль челтәрләрдә «бу – югарыдан билге» дип куркыткан хәбәрләр җиткерелә.

Соңыннан бу вакыйганың Мәдинәдә түгел, Мәккәдә булуы ачыкланды. 

Видеоны игътибар белән караганда, моның саранча яки чикерткәнең бер төре икәнен күрергә була. Күрәсең, яңгыр бу бөҗәкләр яшәгән урыннарны суга батырган, һәм алар җир өстенә чыккан. Мәккәдә яңгырның сирәк күренеш икәнен исәпкә алганда, мондый хәлне кешеләрнең сирәк күзәтүе табигый.

Мөхәммәд пәйгамбәр кабере Согуд Гарәбстанынындагы Мәдинә шәһәрендә, Ән-Нәбәви (Пәйгамбәр) мәчетендә. Ул – мөселманнар өчен изге урыннарның берсе, әһәмияте буенча Мәккәдән соң икенче урында тора

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100