Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Гайнуллинаның энекәше хәрби операциядән кайткан: «Автобусны туктатып каршы алдык»

news_top_970_100
Мәдинә Гайнуллинаның энекәше хәрби операциядән кайткан: «Автобусны туктатып каршы алдык»

Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллинаның энекәше махсус хәрби операциядән ялга кайткан. Театр артисты бу вакыйганы социаль челтәрләрдә күрсәтте.

Гаилә энекәшләре Дамирны автобуска каршы ук барып, транспортны туктатып каршы алган. Мәһабәт буй-сынлы, эчкерсез елмаюлы, карап торышка әле 20 яшьләрдәге егет белән очрашу мизгеле җырчы Иркәнең «Гомер сукмагы» җыры белән үрелеп бара...

Соңрак, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егет әнисе белән очраша. Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре тоткан, яу кырындагы улын өзелеп көткән ана белән улның очрашуы күңелнең иң нечкә кылларына чиертә. «Әнкәй көтә безне таңнар белән, миләшләргә төбәп күзләрен, күрешүләр сирәгәйгән саен кадерләре арта сүзләрнең», –дигән юллар белән бизи Мәдинә Гайнуллина бу видеоны.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100