Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Гайнуллина шелтә белдерә: «Шул ук сүзләргә Ришат Төхвәтуллинга көй язып биргәннәр»

news_top_970_100
Мәдинә Гайнуллина шелтә белдерә: «Шул ук сүзләргә Ришат Төхвәтуллинга көй язып биргәннәр»
социаль челтәрләр

Шушы көннәрдә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар «Яратыр идем» дигән яңа җырларын тәкъдим иткәннәр иде. Әмма җыр бөтенләй үк яңа булып чыкмаган. Нәфисә Сабирҗанова язган шигырьне үзе көйгә салып, әлеге җырны Әлмәт театры актрисасы, җырчы Мәдинә Гайнуллина инде күптән башкара икән. Актриса бу хакта социаль челтәрләрдә язып, авторларга шелтә белдерә.

«2017 елның 7 сентябрендә бу җыр РАОда рәсми рәвештә теркәлде. Бу җырның сүзләренә тагын бер җыр язган Ризван Хәкимов. Һәм бер артистка саткан.

Мин былтыр гына бу җырның аранжировкасын яңарттым. РАОда юридик яктан теркәлгән. Һәм яңа гына шул ук сүзләргә Ришат Төхвәтуллинга көй язып биргәннәр!

Авторларга шелтә!

Нигә авторлар игътибарлы түгел икән ул? Икенче җырыма җыр язалар. Минем йомшаклыктан файдаланалар», – дигән Мәдинә.

Тамашачылары актрисага үз хокуклары өчен көрәшергә, дәшми калмаска киңәш итә.

«Мәдинә, бу җыр фәкать сезнең башкаруда гына кабул ителә. Башкача мөмкин түгел. Нигә үз хокукларыгызны якламыйсыз? Сез бит алар дәрәҗәсеннән дә югарырак, хөрмәтлерәк, халкыбызның йөзек кашы»;

«Әйе, мондый хәлләр булгалый. Сезнең башкарудагы җыр күпкә матуррак, өстенрәк. Хәтта Ришат белән Алия башкарса да, сезнең башкаруда – күңелне айкап ала торган һәм беренче чыккан җыр. Халык аны шулай кабул иткән инде», – диләр.

Ришат белән Алиянең посты янында да җырны Мәдинә Гайнуллина башкаруында ишеткәннәре булуы турындагы комментарийлар күп.

«Нәфисә Сабирҗанова сүзләре, Мәдинә Гайнуллина көенә күптән чыккан җыр. Клибы да бар, карап алыгыз әле, ялгыша күрмәгез, зинһар»;

«Мәдинә Гайнуллина башкаруында бик яратып тыңлыйбыз. Көен генә яңартканнар. Бу – яңа җыр түгел бит»;

«Шигырь авторының бер үк шигырьне берничә авторга бирүе – матур күренеш түгел», – дип язалар аларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100