Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Гайнуллина остазы Наил Дунаевка соңгы хатында: «Саклады, яклады, укытты, ашатты»

news_top_970_100
Мәдинә Гайнуллина остазы Наил Дунаевка соңгы хатында: «Саклады, яклады, укытты, ашатты»
https://vk.com/madina_tatarka

Бүген Камал театрының күренекле артисты Наил Дунаев вафат булды.Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Гайнуллина социаль челтәрләрдә остазына соңгы хатын язган. 

«Укытучым, остазым, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай һәм Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, профессор Наил абый Дунаев бакыйлыкка күчте...

Без актерлык осталыгына Камал театрында өйрәндек. Шунда яшәдек, дисәм дә артык булмас! Наил абыебыз безне – шәкертләрен – күз карасыдай саклады, яклады, укытты, ашатты… Әйе, әйе… ашатты. Казанда әти-әнисе белән яшәүче студентлар, буфетка кергәч, бәрәңге боткасы янына я кәтлит, я подлив алалар иде. Авыл балаларының, атна саен авылга кайта алмагангадырмы, бәрәңге янына котлет алырга хәлләреннән килми иде. Наил абыебыз безнең белән буфетка керә дә, кемнең нәрсә ашаганын күз белән йортеп чыга. «Төче генә» ашаганнарыбыз янына килеп: «Нигә бик сыек ашыйсыз, репетициягә хәлегез дә булмый бит!» – дип куя. Шуннан үз хисабына безнең «сыек» кына ризыгыбыз янына я котлет, я ит подливы салдыра иде. Я аллам!!! Нинди бәхетле идек без шунда!!! «Студенцы»дагы дачасына алып барып, җәй буе эшләп япкан тәм-томнар ашата, «витамин кирәк сезгә» дия иде.

Бүген, башым иеп, аңа рәхмәт әйтәм! Әти дә, әни дә, укытучы да, үрнәк артист та ул безнең Наил абыебыз!

Мәңгегә калачак сезнең кешелекле булуыгыз!

Урыныгыз оҗмах түрләреннән булсын.

Барлык группадашларым исеменнән сезгә язган соңгы хатым», – дигән Мәдинә Гайнуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100