
Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина «Көлке көне»ндә үзе белән булган бер хәлне искә төшерә. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер генә кызык тоелса да, ул вакытта актрисаның хәле бер дә көләрлек булмый. «Озак уйлап йөрдем, бу хәлне языйммы икән, язмыйммы икән, дип. Язарга уйладым. Гыйбрәт өчен», – дип сөйләде бу хакта Мәдинә социаль челтәрдә.
«2004 ел. Герцен урамында артистларның тулай торагы бар иде. Шунда торган чак. Кияүгә чыгып, беренче баламны таптым. Шул елны «тулай торакны ишеп, артистларны фатирларга күчерәбез» дигән сүз чыкты. Тик тулай торакта пропискада булганнарны гына. Мин пропискада гаиләм белән кайнанам фатирында идем. Димәк, миңа эләкмәячәк. Шул ыгы-зыгылы вакытның бер көне иде. Бала йоклаган арада, тулай торак ишегалдына бала керләрен эләргә чыктым.
«Сәлам, Мәйнүш», – дип эндәштеләр. Миңа шулай яратып коллегаларымның берсе эндәшә. Коллегам – тормышта бик шаян кеше. Эче тулы зар булса да, бөтен җаны-тәне белән елмаючан җан.
«Мәйнүш, сине театрга чакырдылар. Срочно. Кер элеп йөрисең. Паспортыңны ал да, дуй давай, директор чакыртты», – ди.
Рәхмәт әйтеп, өйгә кереп киттем… «Я Раббым! Бар бит син. Шатлыгым эчемә сыймый. Директор декреттагы эшчесен болай гына чакыртмас. Моның берәр фәтүәсе бар. Пропискага кертәләр, әнә бит «паспортыңны ал» диде. Аллаһка шөкер», – дип уйлыйм...
Баламны күршегә калдырып (аңа ул вакытта 1 яшь туларга 6 көн калган иде), аннан-моннан гына киендем дә чаптым театрга, паспортны тиз генә алдым да мин. И чабам мин, и чабам, ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам. Шул рәвешчә чабып, килеп кердем театрга бервакыт. Вахтада утыручы апа:
«Бүген директор күренмәде. Бүген бит ял көне», – ди. «Ничек? Мине чакырткан ул, килергә кушкан», – дим .
«И кызым, сине алдамадылармы икән? Бүген бит 1 апрель» , – ди апа.
Башыма чүкеч белән орган кебек булды. Декрет ялында утырган анага 1 апрель ни дә, 1 март ни.
Урамга чыгып, берни аңламыйча басып тордым. Аннан, балам елыйдыр дип, йөгерә-йөгерә кайтып киттем. Юл буе елап кайттым, троллейбуска да утыра алмадым. Күңел халәтем троллейбуска утырып кайта торган халәт түгел иде.
Башта өметләрем челпәрәмә килүен аңлап еладым, аннан алданганлык гарьлеге өстәлде. Аннан «ни өчен бу капкынга мин эләктем» дип, нинди число икәнен белмәгән өчен үз-үземне битәрләп, аннан, йөгерә-йөгерә, күкрәк сөтем күлмәкнең кендек өлешенә кадәр агып төшкәнен күреп еладым…
5 тукталышны бертуктаусыз йөгереп кайттым. Әле ярый җәяү кайтканмын. Кайтып җиткәнче, мин инде шактый тынычланган идем.
Шушы хәлдән соң 3 көн сөтем булмады. Әлбәттә, монда гаепле кеше юк. Коллегам – искиткеч кеше. Бары тик шулай язган булган – уеннан уймак чыкты.
Хәзер инде бу хәлне елмаеп искә алам. Әле беркөнне генә коллегамның да исенә төшердем. «Театрга кадәр бардым бит, хәтерлисеңме?» – дим. Шаян кеше нәрсә дисен инде. «Бармаска идең», – диде дә шаркылдап көлде наяным.
Бала тапкач, бик эмоциональ буласың. Хәзер, әлбәттә, реакциям андый булмас иде. Тормыш яхшы тәрбияләде. Рәхмәт аңа. Чыныктырды», – дип яза Мәдинә.
Актриса әлеге тарихны башкаларның да күңеленә үткәрерлек итеп язган. «Мәдинә апа, һәрбер хәрәкәтеңне күз алдына китереп укыдым. Спектакль караган кебек булдым. Тамагыма төер тыгылды. Мин әти-әнине: «Йолдыз колын алып кайтырга маташа, тизрәк чыгыгыз», – дип чакырган идем. Әти шул вакыт билен ычкындырды. Хәзер көлке, ул вакытта бик курыккан идем»;
«Мәңге онытылмаслык «Көлке көне» булган бу»;
«Сине кызганып, мин дә еладым», – дип язып калдырганнар алар пост янында.