Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Гайнуллина иң зур үкенече турында: «Әтиемнең назы, аның күзләре җитмәде»

news_top_970_100
Мәдинә Гайнуллина иң зур үкенече турында: «Әтиемнең назы, аның күзләре җитмәде»
"Татар-информ" архивыннан

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруының алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллинаны кунак итеп чакырган.

«Шушы яшькә җитеп, күңелеңдә ниндидер үкенеч бармы?» – дип сорады артисттан алып баручы.

«Үз әтием – Казанныкы, ә икенче әтием – Лаеш районы Имәнкискә авылыннан. Әтиләрем иртә (55 һәм 59 яшьтә) вафат булды, әле ярый әнием исән-сау. Әти-әнием ялгышын үземнең кабатлыйсым килми, гаиләм тулы булуын телим. Әгәр мин балалар белән үзем генә калам икән, балаларымны беркайчан да әтисе белән сөйләшүдән тыймаячакмын. Миңа шул җитмәде. Үз әтиемнең назын күрә алмадым. Балачактан әтиемнең назы, күзләре җитмәде, аның белән башка балалар кебек җитәкләшеп йөрисем килде. Миңа икенче әтием булдыра алганча яратуын бирде, аңа үпкәм юк.

Әти белән әни аерылышканда, миңа 2 яшь булган. Әтиемне бөтенләй хәтерләмим бит инде, мин үземә «минем әтием шундыйдыр» дип, идеаль ир-атның портретын ясый идем. Әти елга портында капитан иде. Әни белән метеорда Кама Тамагына кайтабыз. Шунда минем яныма бер ир-ат килә иде, ул шундый матур иде. Ә әни мине йөгертеп алып китә, «аның белән сөйләшергә ярамый» дип әйтә иде. Ә ул минем әтием булган. Мин, әни буларак, беркайчан да бу адымны ясамас идем. Әнине гаепләмим, ул вакытта аның берәр үпкәсе дә булгандыр. Мин аны да аңлыйм. Мине әти белән арлаштырмау яхшырак булыр, дип уйлагандыр.

Үкенеч бар. 18 яшькә кадәр үз әтиемне күрүдән мәхрүм булып яшәдем. Ата назын, ата яратуын, бер-беребезнең кадерен белә башлагач кына, ул бу дөнья белән хушлашты. Бик әз булды миңа, миңа әти җитмәде. Менә бу – үкенеч. Минем 18 ел вакытым булган бит. Кешегә бирелгән вакытны урларга ярамый. Ул – миннән урланылган вакыт. Ул минем күңелемдә бер зур яра булып уелып калган, һәм бу җөй сыкрап тора. Соң булмасын. 

Балалар гаепле түгел. Алар еллар узгач аңлыйлар һәм үпкә белдерергә мөмкин. Мин әнигә үпкәләмим. Ул шулай дөрес булыр дип, язмышын төзеп маташкан инде», – дип сөйләде Мәдинә Гайнуллина.

Артист әтисе турында «ТНВ» каналы видеосында 02.29  һәм  42.22 минутларда сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100