Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Гайнуллина: «Үземнең ике әтием дә шушы чир белән үлде…»

news_top_970_100
Мәдинә Гайнуллина: «Үземнең ике әтием дә шушы чир белән үлде…»
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисткасы Мәдинә Гайнуллина дустының яман чирдән вафат әтисен җирләргә барган. Моңсу сторисларында Мәдинә дустының хис-кичерешләрен яхшы аңлавы, үз әтиләренең дә шушы аянычлы диагноз белән китеп баруларын сөйләгән.

«14 чәчәк белән юлга чыктым бүген. Сораулар бик күп килә. Кайда юл тотканымны һәрберегезгә язып тормас өчен, сторисларда сөйләргә булдым. Бик авыр көн бүген. Минем фотограф булып эшләүче, үзе җыр һәм театр сәнгатенә гашыйк, дөньяны бөтен уңай һәм тискәре яклары белән ярата торган бер дустым бар. Равилнең бүген әтисе мәрхүм булды. Бүген аңа сездән җылылык кирәк. Равил әтисенең диагнозын сторисларына куйгач, елаплар беттем. Чөнки үземнең дә ике әтием шушы яман чир белән китеп барды. Үземнең әтием дә, үстергән әтием дә… Мин Равилне бик аңлыйм. Ләкин сүзләр белән генә ярдәм итә торган авырлык түгел бу. Кешегә терәк булу, янәшәсендә булу кирәк.

Берегезгә дә кайгы килмәсен. Якын кешеләребезне югалтмасак иде», – дип сөйләгән Мәдинә Гайнуллина.

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100