Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәчкәрә укулары»:Чыңгыз Айтматов бабаларының туган ягында таш мәчетне кем төзеп бетерер?

Кукмара районы Мәчкәрә авылында «V Мәчкәрә укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Бай тарихы, мәдрәсәсе, кабер ташлары һәм XVIII гасырда төзелеп, бүгенге көнгәчә сакланган таш мәчете белән дан казанган авыл бу. Биредә татар җәмәгатьчелеге, әрвахларга дога кылды, фәнни чыгышлар ясады.

news_top_970_100
«Мәчкәрә укулары»:Чыңгыз Айтматов бабаларының туган ягында таш мәчетне кем төзеп бетерер?
Абдул Фархан

Мәчкәрә – сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган һәм хезмәт иткән урын

Фәнни җыелыш төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр белән башланып китте. Катнашучыларга Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын, Мәчкәрә авылының борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәттеләр. Биредә төзекләндерү эшләре башланган. Шулай ук Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырдылар. Соңрак авыл халкы, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булды.

Алга таба Кукмара районы Туеш мәчете каршында «Һидаят» рухи-тәрбия үзәгенең рәсми ачылыш тантанасы уздыһәм Кукмара мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы үткәрелде.

Революциягә кадәр Мәчкәрә Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Авыл 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешев акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Татарстан җирлегендә Екатерина II указыннан соң салынган иң борынгы таш мәчетләр санына керә.

Габдулла Үтәмешев үзе дә белемле шәхес була, аның дини темага язылган берничә хезмәте бар. Хәләл җефете Мәрхәбә – Габденнасыйр хәзрәт Курсавиның бертуган сеңлесе.

Туку фабрикалары хуҗасы Габдулла Үтәмешевны Россиядә һәм чит илләрдә юмарт меценат буларак та белгәннәр. Ул Россиядә 15ләп мәчет төзеткән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе мәгълүматларына караганда, Казандагы Иске Таш мәчет тә аның матди ярдәме хисабына торгызылган.

Мәчкәрә авылында дин галимнәре, мәдрәсә остазлары, шәкертләре, милләт һәм дин өчен хезмәт иткән олуг шәхесләр җирләнгән зират бүгенге көнгә кадәр сакланган. Борынгы зират таш койма белән уратып алынган, мәйданы – 3 гектар.

Тирә-юньдәге уку йортлары белән чагыштырганда, дәрәҗәсе, абруе ягыннан Сатыш, Иж-Бубый мәдрәсәләре белән тиңләшерлек мәдрәсә Мәчкәрә авылында да була. Аны ислам дөньясында яхшы белгәннәр. Мәчкәрә мәдрәсәсендә Казан, Уфа, Вятка губерналарының руханилары гына түгел, себер, башкорт, казакъ далаларыннан килеп тә белем алганнар.

Заманында биредә олуг шәхесләрдән мәгърифәтче Каюм Насыйриның әтисе, тарихчы, галим Хөсәен Әмирхан, тәрикать остазы Мөхәммәдзакир ишан Камалов башлангыч белем алган. Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1746-1833)  Мөхәммәдрәхим ахуннан гыйлем алган һәм күп фәннәр өйрәнгән. Монда атаклы фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр Курсави (1771-1812) мәшһүр мелла Мөхәммәдрәхим ахунда укыган. 

Мәчкәрә авылы – сәүдәгәр һәм меценат Үтәмешевлар туган һәм хезмәт иткән урын. 1778-1785 елларда Үтәмешевлар Мәчкәрәдә мануфактура предприятиеләре – туку фабрикалары ачып җибәрәләр. Аларның йон эрләү һәм күн фабрикалары да булган. Фабрикалар эреләрдән саналмаса да, анда камил станоклар куелган. Бөр елгасы буенда поташ заводы, елгада зур су тегермәне эшләгән. (Поташ һөнәрчелеге – көлдән калий карбонаты алу эшчәнлеге, нигездә сабын ясау өчен кулланыла). Мәчкәрә үзенә күрә сәнәгать үзәге була. Авыл байлары, үзләренең табышларын арттыра барып, Казахстан, Урта Азия, Һиндстан, Кытай, Фарсы илләре белән дә сату-алу мөнәсәбәтләрен башлап җибәрәләр.

«Байдан калган, байдан калган» – бер авылдан шулкадәр байлык кайдан чыккан?

Мәчкәрәнең таш мәчетен, андагы байлардан калган тарихи биналарны, зираттагы кабер ташларын дөньяга таныту, халыкка (бигрәк тә түрәләргә) аңлату эшләре белән, Кукмараның туган якны өйрәнү музееның элекке директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләбүдә Дәүләтшина йөргән. «Мәчкәрә укулары»нда без Ләбүдә апа белән мәчетнең тарихы, зиратларны торгыза башлау турында сөйләштек.

Ләбүдә апа музейга 1996 елның 1 марында эшкә килә. Музей ачылганга 10 гына ай була, 327 экспонат кына исәпләнгән. Билгеле, иң беренче бурыч – экспонатлар җыю, тулыландыру. Ләбүдә апа Кукмарага якын булган территорияне бер ел эчендә йөреп чыга, шуннан соң чират ераграк урнашкан авылларга җитә. Мәчкәрәгә дә бара ул. Авылда тарихи биналарны күреп, исе-акылы китә аның. Иң беренче уйлаган уе шул була: «Район үзәгеннән ерак авылда шуның кадәр байлык кайдан чыккан?»

– Халыктан сорый башладым. «Байдан калган, байдан калган», – диләр. Башка бер сүз ишетеп булмады. Ул вакытта таш мәчет, интернат биналарыннан тыш, башка байларның йортлары да бар иде. Хәзер инде күп бина сакланып калмаган.

Бу биналар белән кызыксынып киттем. Тарихи документларны эзләү нәтиҗәсез булды. Безнең тарих бөтенләй өйрәнелмәгәне аңлашылды. 1997 елда тарихчы, археолог Альберт Борһанов белән таныштык, аның белән Мәчкәрәдә казу эшләре уздырдык.

Соңрак Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, ТР Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, текстолог Раиф Мәрданов белән таныштым. «Икегез дә безнең якташ, бездә бер зират та өйрәнелмәгән», – дим. Ышанасыңмы-юкмы, алар тамак хакына йөреп эшләргә ризалашты. «Транспорт кына тап, без эшлибез», – диделәр.

«Район башлыгы белеп алгач, боз урыныннан кузгалды»

Менә шулай, дүрт кеше: Ирек Һадиев, Раиф Мәрданов, Ләбүдә апа һәм аның хезмәткәре Рузалия Кашаповна, намуслары кушканча, тарихны белергә кирәк дип, үз теләкләре белән берәр атна 3 экспедиция ясый. 58 татар зиратын, 306 кабер ташын барлап чыгалар.

– Ул вакытта кайбер зиратларга (шул исәптән, Мәчкәрә зиратына да – авт.) атлап керә торган түгел иде, кычыткан баскан, бер сүз белән – карурман. Керсәң – адашасың. Зиратларда печәнне чапкач көзен һәм үлән чыга башлаганчы язын йөрдек. Һәр кабер ташын үлчәдек, Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев укып барды, ташларындагы язуларны тәрҗемә итеп бирделәр, ташларны фотога төшердек, хезмәттәшем Рузалия Кашаповна белән кабер ташларын мүкләрдән чистарттык.

Монда иң зур проблема – төшке аш ашау булды. Төшке аш вакытында таныш авыл башлыгы, мәктәп директоры авылына барырга тырыштык.

Без җыйган материаллар шактый еллар тузан җыеп ятты. Берзаман каршыма Кукмараның ул чактагы башлыгы Наил Шакировның тормыш иптәше очрады. Минем нинди ният белән йөрүемне белеп алып, Наил Камилевичка аңлатып сөйләп биргән. Шуннан соң «боз» урыныннан кузгалды. Наил Камилевич Мәчкәрәгә барып, тарихи биналар, зират белән танышып чыкты. Шул ук елда безгә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1 миллион акча бүлеп бирде. Шуның 464 меңе проект ясауга, түбә ябарга гына китте. Чөнки безгә иң элек, су агып ятмасын өчен, түбәне ябарга кирәк иде. Икенче елны ул вакытта Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирде. Ул акчага мәчетнең манарасын ныгыттык һәм беренче катындагы диварларына измә-раствор тутырдык.

Мәчетне төзекләндерү эшләре өчен акча түли торган иганәче табып, аннан соң Мәдәният министрлыгы аша ул кешегә акча кайтарырга тиеш идем. Юлын өйрәттеләр. Документка кулымны куйдым. Нинди йөрәк булгандыр ул вакытта...

Әкрен генә, тавышланмыйча гына эшләдек. Акча түләделәр, Аллага шөкер.

«Мәчет бинасына карап: «Сиңа берничек тә булыша алмыйм бит», – дип моңаеп тора идем»

2005 елда авылның имамы үлеп китә. Имам итеп Мөнир хәзрәт Йосыповны сайлап куялар, һәм төп эшләр белән ул шөгыльләнә башлый. Мәчет бинасын 10 ел буена реставрациялиләр. Мәчкәрә ягына берәр журналист, кунак кайткан саен, Ләбүдә апа аларны зиратка, мәчет бинасы янына алып бара, сөйли, аңлата, күрсәтә. Кайчан да булса бу тарихи бинага, кабер ташларына күз салырлар, дип уйлый ул. 2010 нчы – кризис елында бөтен эшләр дә туктала.

Фото: © Мәчкәрә мәчетенә зираттан күренеш

– Чыга идем дә, мәчет бинасына карап: «Эх җаным, сиңа берничек тә булыша алмыйм бит», – дип моңаеп карап тора идем.

Кукмара музеенда чираттагы кунакларның берсе Казан мэры Илсур Метшин булды. Сөйләгәндә күбрәк Мәчкәрә авылына басым ясадым. Илсур Рәисович кызыксынып тыңлады. Шуннан соң ул Мәчкәрә авылын, мәчетен, зиратын күреп кайткан һәм: «Мин сезгә бераз булышам», – дигән. Зиратны киртәләр белән тотып алу, кабер ташларын чистарту, ташларның янына кириллицада элмә такталар кую, ныгыту – барысы да Илсур Рәисович тапкан иганәчеләрнең акчасына эшләнде.

Бервакыт Кукмара мөхтәсибәтендә зиратлар мәсьәләсе буенча чыгыш ясадым. Басым ясап: «Ишегалдыгызда бер чүп тә юк, зиратта туганнарыбызның каберен дә таба алмыйбыз, рәткә китереп булмыймы», – дидем. Шуннан соң зиратлар чистара башлады. Карт агачларны да кистеләр. Аллага шөкер, районда ямьсез, пычрак зиратлар юк хәзер, – ди Ләбүдә апа.

«1791 елда төзелгән мәчетне төзекләндерү яңа мәчет салуга караганда ике-өч мәртәбә кыйбатка төшә»

Ләбүдә апа әйтүенчә, заманында иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән Мәчкәрә мәчетен 1791 елда беренче гильдия сәүдәгәре Габдулла Габдессәләм улы Үтәмешев төзетә. Бу гыйбадәт йорты авыл үзәгендә, урамнар кисешкән җирдә урнашкан. Заманында иң яхшы шәһәр мәчетләре дәрәҗәсендә йөргән. Мәчет манарасының кыйбласын мәгърифәтче, дин белгече Габденнасыйр Курсави күрсәтеп биргән була. 1793 елда бу мәчеттә беренче намаз укыла.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә Баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров Мәчкәрә мәчетен төзетүче Габдулла Үтәмешевның оныгы булып чыга. Ләбүдә апа монда да кул кушырып калмый, Тимурны эзләп табып, аңа шушы мәсьәләне аңлата.

 

Фото: © Мәчкәрә мәчетен реставрацияләү проекты

– Тимур мәчетнең реставрацияләү проектын агач биналарның сакланган фотоларына карап, охшатып эшләде, – диде Ләбүдә Дәүләтшина.

– Мәчет түбән җирдә утыра, язын анда су җыела иде, нигезе юк иде диярлек, – дип дәвам итте ул. – Бина шулкадәр нык төзелгән. Фундаментсыз җирдә утыра ул. XVIII гасырда татарларга тимер һәм кирпеч белән эшләргә рөхсәт булмаган. Габдулла Үтәмешев Кукмара побы белән сүздә генә килешү төзи: мәчетне төзергә рус мастерларын җибәрәләр...

Хәзерге вакытта мәчетнең диварларын штукатурлыйсы, тәрәзә, ишек куясы калды (ишекләр тимердән коеп ясалган булган). Мәчетне ике ел эчендә төзекләндереп бетерергә, дигән срок куйдылар, аннан соң мәчет тирәсен дә ясап бетерәсе булыр. Мәчетнең беренче катын музей дип эшләргә хыялланганнар иде (бу – Тимурның да хыялы). Барысы да акча мәсьәләсенә барып төртелә. Иганәчеләрдән акча җыеп эшләячәкләре турында әйттеләр.

Реставрация яңадан төзелгән мәчеткә караганда да ике-өч тапкыр кыйбатрак чыга. Бөтен хыялым – ремонт ясап бетергәч, мәчеткә кереп намаз уку, – диде Ләбүдә апа.

Гагаринны очышка әзерләгән Рөстәм Үтәмешев һәм язучы Чыңгыз Айтматов –Үтәмешевләр нәселеннән

Ләбүдә апаның тагын бик зур тырышлыгын билгеләп үтәсе килә. Нәкъ менә ул язучы Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсен төзегән һәм Үтәмешевларның нәсел дәвамчыларын тапкан. Чыңгыз Айтматовның Мәчкәрә авылына нинди катнашы бар, дип уйлаучылар булыр...

– Чыңгыз Айтматов Үтәмешевлар нәселенә ничек барып тоташа соң? Баксаң, Чыңгызның әнисе Нәгыймә – Үтәмешевларга караган Хәмзә Габделвәлиев кызы икән. Нәсел агачында Нәгыймә Хәмзә кызына «караучы ботак» 1610 елдан хисаплана. Аның башында Туктаргали тора. Аны гади генә менә болай аңлатып булыр иде: Туктаргали – Ишмән – Йосыф – Хәлил – Габдрәшит – Гайсә – Габделвәли – Хәсән – Хәмзә (Чыңгызның бабасы).

1840 елда дөньяга килгән Хәмзә Габделвәлиев тә заманының атаклы сәүдәгәре булган. Чыңгыз Айтматовның икенче буын туганы Ренат Абдулвәлиев «Алар якты эз калдырды» исемле мәкаләсендә үзләренең Ишмән нәселеннән булулары турында яза: «Чыңгызның әнисе Нәгыймә апа минем әтием Шәрифнең бертуган сеңлесе була. Кайчандыр, XVI гасыр уртасында ук безнең бабаларыбыз хәзерге Татарстан территориясенең Мәчкәрә авылына (Кукмара районы) нигез салганнар, XIX гаcырның 70 нче еллар азагында Хәмзә бабай, туганнары Әхмәтгали һәм Галия белән, туган якларны ташлап, кәрәванга ияреп, Урта Азиягә китәләр».

Каракүл шәһәрендә Хәмзә белән хатыны Газизәбануның 8 баласы туа. Алар: Мөхәммәтҗан, Сабир, Шәриф, Габдулла, Гөлшат, Нәгыймә, Әсмәбикә, Зиннәт. 8 баланың берсе – Нәгыймә Габделвәлиева – Чыңгыз Айтматовның әнисе.

Чыңгыз Айтматов әсәрләрен яратып укый идем. Шуннан соң бер сүз чыкты, имеш, Айтматовның әнисе ягыннан туганы – Мәчкәрә авылыннан. Айтматов – Бельгиядә, мин – Кукмарада. Айтматовка элемтәгә ничек чыгарга?

Чыңгыз Айтматов белән элемтә юлларын табар өчен, Бишкәктә булып кайткан әдәбият галиме Фоат Галимуллинга мөрәҗәгать иттем. «Бишкәккә яз», – дип кенә әйтте. Адрессыз хат кемгә кирәк булсын инде Бишкәктә? Татар-башкорт җәмгыятенең адресын бирделәр.

Чыңгыз Айтматовның икенче буын туганы Ринат Абдулвәлиевлар гаиләсе Бишкәктә танылган икән. Аларның туганнан туган апасы Галия апа Казанда яши иде. Галия апаның әтисе репрессиядә, Бишкәктән качып, Казанга кайткан була. Галия апа елый-елый: «Әтинең Казанда утырмаган төрмәсе калмады», – дип сөйләде. Чыдый алмыйча, ул яңадан Кыргызстанга киткән.

Галия апа Ринат абый белән мөстәкыйль рәвештә шәҗәрә ясый башлаганнар. Галия апага үзем ясый башлаган шәҗәрәне тотып бардым.

Шәҗәрәне тәртипкә салу 1997 елда башланды. Ул вакытта шәҗәрәдә атаклы татар сәүдәгәрләре – Ишмән нәселенең 432 кешесе исеме күрсәтелгән иде. Шәҗәрәне гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, тагын бик күп исемнәр ачыкланды.

Мин ясаган нәсел агачын Чыңгыз Айтматов 2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгына килгәч күрде. Ул, хезмәтне бәяләп: «Бу җирдә иң якын туганыбыз – сез, кан буенча булмаса да», – диде.

Чыңгыз Айтматов Казанга кайтканда, Галия апа вафат иде инде. Ун көн алдан үлеп китте, Чыңгыз Айтматовны көтеп җиткерә алмады, бичара.

Шулай итеп, авылга Ишмөхәммәт дигән кеше нигез салганы ачыкланды, ул үзе Бөрбаш авылыннан булган. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та Ишмән шәҗәрәсеннән. Аннан соң Үтәмешевләр нәселенә килеп чыктык.

Шул елны ук, чыгышы белән Мәчкәрә авылыннан булган, Үтәмешевларның оныгы – Юрий Гагаринны очышка әзерләгән авиакосмик радиотехника һәм медицина техникасы өлкәсендә галим-белгеч Рөстәм Үтәмешевны ачыкладык. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган интернат йорты – шул Үтәмешевларның йорты инде.

Бервакыт Казанга Рөстәмнең улы, техник фәннәр докторы, Россия табигый фәннәр академиясе академигы Илдар Үтәмешев кайткан иде. Мин аларга әтиләре ягыннан шәҗәрәне сөйләп бирдем. Илдарны Мәчкәрә авылына ук ияртеп алып кайттык. Әтиләре үскән йортны күрсәттек. Шушы йортка кергәч тә матчага башын бәрде Илдар. «Атагызның кендек каны тамган җирдә Сезнең дә кан тамды, үпкәләмәгез», – дидем.

Фото: © Илдар Үтәмешев. Солтан Исхаков фотосы

Үтәмешевләрнең китапханәсен саклап калган Гөлрәйхан әби турында: «Николай IIнең башы төшерелгән хәситә өчен Кукмара төрмәсендә өч көн утырган»

«Мәчкәрә укулары» төбәкара конференциясендә Үтәмешевлар нәселеннән калган борынгы китапларны алып килгән Туембаш авылыннан Гөлназ Галимҗанованы очраттым.

Гөлназның зур әбисе Гөлрәйхан әби авылда хөрмәтле абыстай булган. Шушы китапларны да ул саклап калган. Китаплар гарәп графикасында язылган. Мәсәлән, Даниэль Дефоның «Робинзон Крузо» әсәренең гарәп графикасында татарчага тәрҗемәсе бар. Шулай ук эчке органнар сурәтләнгән китап, гарәп графикасы белән язылган карта һ.б. бар иде. Гөлназ оялуданмы, сөйләшүдән баш тартты, әмма Ләбүдә апа Гөлрәйхан әби белән аралашып калганын сөйләде:

– Авыл халкы әбине Үтәмешевлар нәселеннән булырга тиеш дип таный, ләкин әби берничек тә бабасын, әбисен искә төшерә алмады. «Ничек инде искә төшерә алмыйсың», – дип сорагач: «И балам, ул вакытта әбинең исемен түгел, үзебезнең исемне онытырга тырыштык», – дип әйтә иде.

Гөлрәйхан әби кемдә нәрсә күрә, шуны сатып ала торган була. Хәситәләре дә, чулпылары да бар иде. Хәситәдәге акчада патша Николай IIнең башы төшерелгән булган. «Шушы баш өчен Кукмара төрмәсендә өч көн утырып кайттым. Акчаны өздертмәдем», – дия иде. Үтәмешләрдән китапларны алып калган, дип әйтәләр иде. Мәчкәрәнең бөтен байлыгын Күкшел авылына ташыганнар, диләр.

Әби Төркестанга Әхмәт Ясәвинең каберенә барган. Мин аны бик хөрмәт иттем, аның белән күп сөйләшкән идек, – дип искә ала Ләбүдә Дәүләтшина.

190 кабер ташына реставрация ясалган

Мәчкәрә авылының имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов әйтүенчә, Кукмара районында 190 кабер ташына реставрация ясый алганнар. Районыбызда 305 кабер ташы бар. «Мәчкәрә укулары» конференциясен үткәрергә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрид Мифтахов хәер-фатиха биргән.

– Быел 18 мартта мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә рәсми рәвештә реставрация эшләре башланды. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Баһаветдин Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов («Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.

Мәчкәрәнең иске зираты да игътибарга лаек, ул күп күренекле шәхесләрнең соңгы сыену урыны да булып тора. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана.

Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән.

Шул рәвешле, ел саен Мәчкәрә укуларын уздыру татар рухи мирасын өйрәнүгә һәм саклауга бер өлеш кертә, аның тирәсендә бөтен илдән төрле дин әһелләрен, галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, тарихчыларны җыя, – диде ул.

«Мәчкәрә укулары» конференциясендә сөйләгәннәрдән: Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов дин галиме, Россия мөселманнары мөфтие Галимҗан Барудиның хатыны – Маһруй Үтәмешева турындагы кулъязма дәфтәрен өйрәнеп, китап чыгаруы турында әйтте, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев халык саны кимү, катнаш никах һәм бала тәрбиясе турында фикерләре белән уртаклашты һ.б. чыгышлар булды.

«Кабер ташларын карап торсалар, алар әллә ничә йөз еллар сакланыр»

Кабер ташларын текстолог Раиф Мәрданов белән өйрәнеп, укып чыккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев белән дә әңгәмә корып алдым.

– Мәчкәрә авылының дини мәркәз булуы кабер ташларында ачык чагыла. Алар барысы да каллиграфик язу белән зәвыклы итеп эшләнелгән. Биредә язылган мәгълүмат та бай һәм тарихи яктан кызыклы. Мисал өчен, Кукмара районы Чишмәбаш авылы зиратындагы бер ташта Коллар авылының мулла Мөхәммәдшакир мулла Динмөхәммәд улы 1910 елда 22 июньдә 83 яшендә вафат булганлыгы, аның Мәчкәрәдә Габдулла Чиртушидә укып, Коллар авылында 53 ел имам булып торганлыгы язылган иде.

Бүгенге көндә Мәчкәрәдәге кабер ташлары әйбәт хәлдә. Аларның ярылганнары, кителгәннәре бар иде. Кайбер ташның язулары ашалган. Шунысы үзенчәлекле: биредә берничә кабер ташка гарәп телендә язылган. Гадәттә, гарәп шрифты белән татар телендәге язулы кабер ташлары очрый иде. Шигырьдән өзекләр, кабер ташларына яза торган махсус гыйбарәләр очрады. Мәсәлән, «Бу көн бәңа икән, ярын сәңа» («Үлем хәле бүген миңа килсә, иртәгә сиңа да килеп җитәчәк, мәрхүм рухына догаңны багышла») дип язылганы бар иде.

Шушы эшләрне башлап, үз өстенә алып йөргән авылның имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов бүгенге көндә дә шушы ташларны махсус эретмәләр белән эшкәртеп чыга. Кабер ташлары профессионалга якын дәрәҗәдә реставрацияләнгән.

Кабер ташларын ясау белән махсус кешеләр шөгыльләнгән, чөнки осталык дәрәҗәсенә җитү өчен нык шомарырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Ташларны ясауның технологиясе шулай булган: карьерлардан таш булып катып бетмәгән балчык белән таш арасындарак массаны пычкылар белән кисеп, су белән юешләтеп, кискәннәр, шомартканнар. Ул сабын кебегрәк формада калган. Өслеген шомартып, уеп, юешләтеп башкарып чыкканнар. Шуннан соң кояшка куеп киптергәннәр. Ул таш булып каткан.

Мөнир хәзрәт кабер ташларын махсус эретмәләр белән саклап тотса, бу ташлар әллә ничә йөз еллар сакланыр, – дип фараз ясады Ирек абый.

Шунысын аңларга кирәк: кабер ташларын барлап, укып йөрү – Ирек абыйның да, Раиф абыйның да төп эше түгел. «Күңелгә рәхәтлек бирә торган бер эшебез», – дип атыйлар алар аны. Аннан соң, зиратта теләсә кайсы вакытта йөреп булмый, алар моны отпуск вакытында күңелләре кушканга күрә башкарган. Менә шундый бәяләп бетергесез изге эш.

***

Җыен нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде. Түбәндәге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәк дип саныйлар:

  1. Мәчкәрә авылы Беренче Җәмигъ мәчетен торгызу эшләрен дәвам итү;
  2. Мәчкәрә авылы зиратында җирләнгән, изге хезмәтләре белән якты эз калдырган олуг шәхесләребез, галимнәребез, имамнарыбызның каберлекләрен саклау;
  3. «Мәчкәрә укулары»н ике елга бер үткәрү;
  4. Конференция материалларын китап рәвешендә бастырып чыгару;
  5. Алтынчы «Мәчкәрә укулары»н Мәчкәрә авылы мәчетенең 230 еллыгына багышлап үткәрү;
  6. Кукмара районы мәктәп укучылары арасында Мәчкәрә авылы мәчетенең 230 еллык юбилее кысаларында рухи мирас буенча бәйге үткәрү;
  7. Мәчкәрә мәдрәсәсе һәм мәчете турында документаль фильм эшләү.

Конференция Татарстан мөфтиятенең рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100