Мәчкәрә авылы имамы данлыклы мәчетне торгызу турында: «Эчендә агачлар үсә башлаган иде»
2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында тарихи мәчетнең тантаналы ачылышы булды. Монда реконструкция эшләре өч ел дәвам итте. Мәчетнең имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов мәчетнең тарихы, аның тарихи әһәмияте, Россиядә дини белем тарихы һәм Мәчкәрәнең данлыклы кешеләре турында сөйләде.
«Мәчкәрә – ислам мәгарифе бишеге булган»
Мөнир хәзрәт авылыгыз турында сөйләгез әле. Ул татар халкының мөселман мәгарифе тарихында күренекле урын алып тора кебек.
Чыннан да, бөтен мәчетләрнең, мәдрәсәләрнең һәм татар дин әһелләренең тарихы безне бер урынга китереп чыгара – бу Мәчкәрә авылы, безнең мәчет, безнең мәдрәсә. Безнең авылга Ишман карт нигез салган, ул монда 1610 елда Бөрбаш авылыннан (хәзер Балтач районы) килеп төпләнә. Алга таба авылга аның исеме бирелә – Ишменево дип атала, җирле халык, район халкы авылны әле дә шулай дип атый.
Күренекле авылдашыбыз Габдулла Үтәмишев тарихта тирән эз калдыра. Ул 1749 елда туган, безнең мәдрәсәдә белем ала, аннан Бохарага китеп тагын 10 ел укый. Үтәмишев Мәчкәрәдәге бай һәм билгеле сәүдәгәрләр гаиләсеннән була. 1791 елда туган авылына кайткач, ул Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчете үрнәгендә таш мәчет төзетә башлый. Эшләр ике ел бара һәм 1793 елда мәчет үз ишекләрен ача.
Шунысы кызыклы, Габдулла Үтәмишевның хатыны Бибимахруй остабикәнең төпчек энесе Габделнасыйр Курсави була. Әле ул вакытта шәкерт кенә булган Курсави яңа мәчет өчен кыйбланың дөрес юнәлешен күрсәтә. Һәм ул дөрес күрсәтә. Алга таба бу мәдрәсәдә аның улы Муса да белем ала, монда 5 ел һәм Бохарада тагын 10 ел укып кайткач, ул безнең авылдагы 60 удмуртка дингә кереп китәргә юнәлеш бирә һәм алар өчен агач мәчет төзетә.
Ул вакытта Мәчкәрә зур авыл буламы?
Мәчкәрдә якынча 800-900 кеше яшәгән, 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшләгән. Мусаның улы Исхак та бу мәдрәсәдә 5 ел, аннан Бохарада 10 ел укыган. Соңыннан, туган авылына кайтып, әтисе төзеткән агач мәчет урынына таш мәчет төзи. Мәчкәрә хәзрәтләре бик белемле булсалар да, алар мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә эшләү өчен бөтен җирдән – хәтта Дагыстаннан яки Бохарадан иң яхшы имамнарны алып кайткан.
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
Сәүдәгәр Габдулла Үтәмишев якынча 150 мәчет төзеткән
Димәк, татар дин әһелләренең җеп очы Мәчкәрәгә һәм Үтәмишевлар гаиләсенә барып тоташа?
Шулай дип әйтергә була. Исхакның кызлары Бибимахруй һәм Бибинәгыймә абыстайлар бертуган Салихҗан һәм Галимҗан Барудиларның хатыннары була. Шунысы да игътибарга лаек, бөек татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани дә безнең авыл белән бәйле. 1852 елда Мәрҗани Хөсәен Йосыф улы Апанаевның кызына өйләнә, аның әнисе Габдулла Үтәмишевнең кызы була. Бибимахруй Баруди 1890 елда Казанда беренче булып кызлары өчен яңа алымлы мәктәп ача, анда үзенең соңгы көннәренә кадәр, 20 ел буе укыта.
Мәчкәрә авылы ислам мәгарифе бишеге буларак бик билгеле була. Казанда 10-15 мәчет һәм мәдрәсәләр булуга да карамастан, күпләр ислам гыйлеме алырга нәкъ менә монда килә торган була һәм соңыннан Казан мәчетләрендә имам булып китәләр. Бу 1830 – 1880 елларда безнең мәчет-мәдрәсәләрнең Идел-Урал төбәгендә абруйлы булуын күрсәтә. Монда Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы Каюм Насыйриның әтисе, шулай ук башка бик күп танылган шәхесләр белем ала. Алар барысы да татар халкының булдыклы һәм лаеклы уллары булгандыр дип, уйлыйм. Шуларның берсе – Исмәгыйль хәзрәт Арча районының Кышкар мәчетендә 42 ел имам булып тора.
Сүз уңаеннан, Казандагы «Иске таш» мәчетне дә Габдулла Үтәмишев төзеткән. Бу гаять бөек кеше була. Ул Аллаһ рәхмәте белән өммәтебез һәм динебез өчен бик күп эш башкарган. Үз балаларын да лаеклы тәрбияләгән. Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Үтәмишев үз гомерендә якынча 150 мәчет төзеткән, дип язып калдырган.
1920 елга кадәр безнең мәчет мәдрәсә вазифасын башкарган. Билгеле булганча, совет хакимияте югары дини белем бирә торган мәчет-мәдрәсәләрне иң беренчеләрдән булып җимергән. Шуңа күрә, бу тәкъдир Мәчкәрә мәчетен дә читләп узмый, ул манарасыз кала. 1960 елларга кадәр мәчет бинасы авыл хуҗалыгы максатларында кулланыла, ә 1960-90 елларда буш тора. 30 ел эчендә ул нык таушала һәм җимерелә башлый, ә эчендә бөтенләй, агачлар үсеп чыга.
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
«Әни гомеренең соңгы сәгатьләрендә дә Коръән аятьләре укыды»
Үзегез тумышыгыз белән кайсы яктан, бу авылдан түгелме? Мәчеткә ничек килдегез?
Мин 1955 елда Киров өлкәсенең Малмыж районында туганмын. Әти вафат булгач, әни белән Мәчкәрәгә күченеп килдек. Мәктәпне тәмамлагач, армиядә хезмәт иттем, токарь булдым, һөнәрем буенча эшләдем, авыл хуҗалыгында, колхозда хезмәт иттем. Дингә әнием ярдәмендә килдем, ул 1989 елда вафат булды. Гомеренең соңгы сәгатьләрендә дә Коръән аятьләре укыды, шул вакытта миңа: «Улым, дин юлы белән бар», – диде. Ул вафат булгач, аның рухына Коръәннән нәрсә укырга икәнен дә белмәдем, һәм авылдагы бер абыстай ярдәме белән «Ихлас» һәм «Фатыйха» сүрәләрен ятладым. Әни шул абыстайның төшенә кергән, минем сүрәләр укуыма сөенгән. 2000 елда районыбыздагы мәдрәсәгә укырга кердем, аннан Мөхәммәдиягә кердем, ә 2004 елда мине авылыбызга имам итеп куйдылар. Менә шулай инде 20 елдан артык шушы хезмәттә.
Мәчет бинасын реставрацияләүгә ничек ирештегез?
Мәчетебезне яңарту җиңелләрдән булмады һәм ул әле 2000 елларда ук башланды. Бина бик күптәннән начар хәлдә иде инде: түбәсе тишелеп беткән, ә эчендә хәтта агачлар үсә башлаган иде. Шуңа күрә 2004 елда район башлыгы мәчеткә авылыбыздан берәр кешене билгеләргә кушты, юкса, мәчетне яңарту мәсьәләсе урыныннан да кузгалмаячак, диде. Авылдашлар мине тәкъдим итте һәм сайлап та куйдылар.
Башта әкренләп бөтен документларны тәртипкә салдык, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, мәчетебезне «Мирас» фонды исемлекләренә керттек. Бу фонд реставрация өчен елына бер мәртәбә бераз акча бүлеп бирә башлады.
Ярдәм сорап шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә дә мөрәҗәгать иттек. Мин аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән очраштым (хәзер «Ислам кабул итүең 1000 еллыгы» мәдрәсәсе директоры). Шул вакытта ул миңа: «Мәчетне яңадан торгыз, ИншәАллаһ, ул Кукмара яки Казанда гына түгел, ә бөтен Россиядә билгеле булачак», – диде. Бүген аның сүзләре чынга ашты.
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
«Кемгә язып була, барысына да яздым»
Әле күптән түгел Мәчкәрәнең тарихи зират комплексын да торгыздыгыз?
Әгәр исегездә булса, 2017 ел Татарстанда «Галимҗан Баруди» елы дип игълан ителгән инде, шул шигар белән фәнни конференцияләр һәм укулар, төрле чаралар уздырылды. Шул вакытта мин Казанга килдем һәм шәһәр мэры Илсур Рәис улы Метшинга авылыбыз, мәчетебез, мәдрәсәбез һәм зиратыбыз турында сөйләдем. Мәчкәрдә җирләнгән бөек татар галимнәренең җимерелеп беткән кабер ташларының фотоларын күрсәттем. Ул үтенечемне уңай кабул итте һәм Арча зиратыннан реставрация буенча белгечләрне Мәчкәрәгә җибәрде. Тарихи каберлекләрне яңарту ниятен шул рәвешле тормышка ашырдык.
1998 – 2000 елларда якташыбыз һәм аның бер дусты, Татарстанның Милли китапханәсе эпиграфистлары Ирек Һадиев һәм Раиф Мәрданов 304 кабер ташын яңарткан иде инде. Аларның 190ын республиканың тарихи һәйкәлләре исемлегенә керттек.
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
Ә Илсур Рәис улы сезнең авылдаш түгелме?
Юк, аның безнең авылга һәм районга катнашы юк, әмма һәркемнең йөрәгендә рәхим-шәфкать бар бит һәм шул безне игелекле гамәлләр кылырга этәрә. Җимерелеп беткән борынгы кабер ташларын күргәч, ул да минем гозеремне кабул итте. Бу кабер ташларын бик яхшылап ясадылар, алар хәзер бик матур, елына бер-ике мәртәбә аларны грунтовкалап чыгам һәм юам, шуңа күрә алар өр-яңа кебек күренә.
Аллаһның кодрәте чиксез, ярдәм сорап кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, бөтенесе ярдәм итте. Узган елда бер якташыбыз зиратыбызда шул борынгы кабер ташларына кадәр 200 метр чамасы брусчатка җәйдерде. Бер карасаң, безнең авылда бары тик өч кенә зур сәүдәгәр булган, тик алар үз халкы өчен шулкадәр күп эшләп өлгергән: Мәчкәрәнең якын-тирәсендәге авыллардагы бөтен мәчетләр дә – Габдулла Үтәмишев казанышы. Шулай ук язучы Чынгыз Айтматовның әнисе дә тумышы белән безнең авылдан, ул безнең зиратта җирләнгән һәм аның каберенә зиярат кылалар.
Ә хәзер авылда кеше күп яшиме?
Хәзер Мәчкәрәдә якынча 50 хуҗалык бар. Авылыбыздан чыккан кешеләр һәрвакыт белемле булган һәм белем алырга омтылган, шуңа күрә алар китә торган һәм авыл әкренләп бушаган.
Мәчеткә ясалган соңгы реконструкция һәм реставрация барышында нәрсәләр эшли алдыгыз?
Масштаблы реставрация эшләре барышында 100 миллионнан артык акча тотылды. Мәчет бинасын стабилизацияләү һәм нигезен ныгыту буенча җитди эшләр башкарылды, мәчетнең манарасы, түшәмәләре һәм түбә япмалары яңартылды, чатыры һәм уникаль лепнинасы кире торгызылды.
Диварларның таштан өелгән өлешендәге һәм гөмбәзендәге үтәли тирән ярыкларны яңартырга туры килде, түшәмәләрнең бер өлеше юк иде, интерьерлардагы бизәкләр дә зарарланган иде. Бинада җимереклекләр зур булуга да карамастан, татар архитектурасы һәйкәле күпертеп, сылап ясалган бизәкләре һәм гөмбәзләре безнең көннәргә кадәр беренчел кыяфәттә килеп җиткән. Агач тәрәзәләр һәм ишекләр тарихи үрнәкләр буенча кире торгызылды.
Фото: © Мөнир хәзрәт Йосыповның шәхси архивыннан
Асыл тимер рәшәткәләр, тәрәзә капкачлары һәм ишекләрне балта осталары һәм агач остаханәләре, тимерчелек җайланмалары белән җиһазландырылган махсус җитештерү мәйданчыгында реставрацияләделәр. Мәчет территориясен дә матурладык: брусчатка җәйдек, газоннар һәм клумбалар утырттык, койма тоттык.
Чыннан да, мәчетне күмәк тырышлык белән торгыздык: эшмәкәрләр дә, меценатлар да, район башлыклары да, хәтта төбәкләр башлыклары да, җирле халык та ярдәм итте. Һәркем үз өлешен кертте. Кемгә язып була, бөтенесенә дә яздым. Кайтавазлар бөтенләй көтмәгән җирләрдән килде: Татарстан байлары бер юл да яза алмаганда, бер җавап хәтта Чукотканың элекке губернаторы Роман Абрамовичтан да килде. Күземә яшьләр килде, бу хатны саклыйм.
Быел мәчетебезгә 235 ел тула инде, шул уңайдан августта зур чаралар уздырырга ниятлибез.
Чыганак: «Миллиард.Татар»