Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчетле районында язгы кар сулары тулган чокырда нәни кыз батып үлгән

news_top_970_100
Мәчетле районында язгы кар сулары тулган чокырда нәни кыз батып үлгән
Башкортстанның Мәчетле районы администрациясе, https://www.bashinform.ru/

23 мартта Башкортстанның Мәчетле районындагы Азангол авылында 3 яшьлек кыз батып үлгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Район администрациясе белешмәсе буенча, кыз күп балалы яхшы гаиләдә яши. Гаилә профилактика хисапларында тормый.

Бала язгы кар сулары җыелган чокырда батып үлә.

«Мәчетле районының Азангол авылында фаҗигале очрак булды. Язгы кар сулары тулган чокырда 3 яшьлек кыз бала батып үлде», – диелә район администрациясе хәбәрендә.

Урынга тикшерүчеләр барды, фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Башкортстан прокуратурасы белешмәсе буенча, бала өлкәнрәк балалар белән урамда йөри, әти-әнисе өйдә була, әниләре декрет ялында. Быел октябрьдә балага 4 яшь тулыр иде.

«Хөрмәтле өлкәннәр, балаларны караучысыз калдырмагыз, үзләрен генә җибәрмәгез. Су куркыныч, су янында шаярту фаҗигагә китерергә мөмкин, шуларны аңлатыгыз. Балалар янгын сүндерү – 101, коткару хезмәте – 112 номерларын яттан белергә тиеш», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100